Зәйдә керәшеннәр җәмгыятькә берләште (Фоторепортаж)
Зәйдә “Татарстан Республикасы Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы” җирле җәмгыяте төзелде. Бу шимбә көнне узган конференциядә хәл ителде. 500гә якын делегат керәшен җәмгыяте төзү, аның положениесен раслау, җәмгыять рәисен, идарә һәм контроль-ревизия комиссиясе төзү мәсьәләләрен тикшереп, карарлар кабул итте. Җәмгыять рәисе итеп “Төзү-монтажлау компаниясе” ҖЧШ директоры Иван Федорович Яковлев сайланды. Җәмгыять идарәсе – 15, контроль-ревизия комиссиясе 3 кешедән төзелде.
Конференция турында тулы материалны “Зәй офыклары” газетасыннан укыгыз.