Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бу атнага йолдызнамә

 КУЧКАР (21.03-20.04)лар, атна башында яңа кешеләр белән танышу һәм алар сезнең якын дусларга әверелү мөмкинлеге бар. Шул рәвешле сезнең фикердәшләр артачак. Яңа мавыгулар барлыкка килү ихтималы инкарь ителми. Иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнә башлавыгыз да мөмкин.
 
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, йолдызлар сезгә киләчәккә төзелгән планнарны яңадан карарга киңәш итә. Чөнки максатка ирешүнең башка юлларын эзләргә кирәк булачак. Абруйлы кешеләр ярдәменә таяна аласыз. Тирә-юньдәгеләр белән уй-фикерләрегезне бүлешмәү хәерлерәк.
 
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атнада белем арттыру турында уйласагыз, бик яхшы булыр. Чөнки хәзер сез күп  мәгълүмат тупларга сәләтле. Шулай ук фәнни эш белән шөгыльләнү, тәҗрибәләр ясау өчен дә уңышлы вакыт. Атнаның икенче яртысында дусларыгыз белән очраша, бергәләп берәр җиргә барып күңел ача аласыз.
 
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, финанс мәсьәләләрен чишүдә бу атна уңышлы булачак. Тәвәккәл булуыгыз сезнең файдага гына. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы кебек, теләгәнегезгә ирешерсез. Ә менә сәламәтлегегезгә игътибарны күбрәк бирергә кирәк. Спорт белән шөгыльләнегез.
 
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, эшегездә, шулай ук шәхси тормышыгызда да актив булырсыз.  Мөһим эшләрне алдан планлаштырырга гына онытмагыз. Юридик өлкәдәге теләсә нинди мәсьәләне чишә алырсыз. Эшлекле очрашулар сезнең файдага булачак. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләр яхшы булыр. 
 
КЫЗ (23.08-22.09)лар, бу атнада эштә дә, өйдә дә документларны тәртипкә салу шөгыльләнсәгез, яхшы булыр. Эшлекле сөйләшүләрдә үзегезне артык ирекен тотарга кирәкми. Артык авырлыгы булганнарга диетага утыру өчен кулай вакыт. Атна дәвамында күп эшләп арган булсагыз, ял көннәрендә бернигә карамыйча, ял итегез.
 
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, бу атна сезнең өчен уңышлы булыр. Яшәү көчегез ташып торыр, тормыш потенциалыгыз югары. Ярату, яратыла теләге дә көчле булыр. Ике куян артыннан гына кумагыз, юкса берсе дә эләкмәс, бик озакка ялгыз калырсыз. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.
 
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, атнагыз күңелле вакыйгаларга бай булыр. Туганнарыгыздан шатлыклы хәбәр алырсыз мөгаен. Йортыгызга ремонт ясый башларга була, ул уңышлы чыгар. Шулай ук шәхси гардеробыгызны бераз булса да яңарту җаен карагыз.
 
УКЧЫ (23.11-21.21)лар, бик күп яңа мәгълүмат тупларсыз.  Кешеләр белән бик еш аралашып торырга туры килер. Әмма артыгын гына сөйләп ташламагыз, юкса абруегыз төшәр. Романтик танышулар өчен яхшы вакыт. Атна ахырында сөйгәнегез белән кинога яисә кафега барып килү җаен карагыз.
 
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, сезгә бу атнада матди хәлегезне кайгыртырга туры киләчәк. Шуңа да  булган акчагызны кысып кына тотарга кирәк булачак. Бик кыен хәлгә калсагыз, якыннарыгызга мөрәҗәгать итә аласыз, аларны сезгә ярдәм кулы сузмыйча калмас. 
 
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, артык кызыксынучан булуыгыз бөтен җиргә дә борын тыгарга ярый дигәнне аңлатмый. Башкаларның серләрен беләсе килү теләге көчледер, әмма тыелырга кирәк. Иң яхшысы  белемегезне арттыру юнәлешендә эшләү, файдасы күбрәк булыр.
 
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, элеккеге тормышыгыздагы кешене очратып хатирәләрне яңартырсыз. Бу сезнең файдага гына: хәзерге вакытта ашны өреп кабарга, элеккеге хаталарны ясамаска ярдәм итәр. Атна ахырында ял итү турында уйлагыз. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *