Балыкбистәлеләр җыр фестивалендә ( фотолар)
Бүген район Мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык–2016” җыр бәйгесе булып узды.
Анда районыбыз авыллары һәм район үзәге мәктәпләре укучылары, район мәдәният йорты, балалар иҗат үзәге, сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар, җыр сәнгатен үз итүчеләр катнашты. Алар вокал-соло, вокаль ансамбль, конферанц, вокаль-хореография номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. Жюрида Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фирдания Бәдретдинова, Рифкать Галиев, район сәнгать мәктәбе укытучысы Александра Кисилева кебек сәнгатькәрләрнең булуы һәр чыгышны “энә күзеннән” үткәрде. Алар район сәнгать мәктәбе, мәдәният йорты, балалар иҗат үзәге, Биектау, Котлы Бөкәш, Мәшләк, Шомбыт, Олы Елга мәктәбе укучыларының аеруча ныклы әзерлеген билгеләп үттеләр.
Фестивальнең җиңүчеләре белән газетабыз битләрендә таныша алырсыз
Фәрваз Каюмова һәм Голназ Зарипова тексты Һәм фотолары.