Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Иң яхшы “Авыл укытучысы” бәйгесе эмблемасы ачыкланды (ЭМБЛЕМА)

“Мәгариф” журналы редакциясе иң яхшы “Авыл укытучысы” бәйгесе эмблемасын ачыклауга юнәлтелгән бәйгегә нәтиҗә ясый.

 

2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 29 февраленә кадәр бәйгегә шактый эш килде. Эмблема “Авыл укытучысы” бәйгесенең идеясен һәм миссиясен ачык чагылдырырга тиеш иде. Бәйгедә катнашучының һәркайсысы эмблеманы иҗат итүгә үзенчә якын килгән, идеяне ничек күзаллавын, бәйгенең рухын җиткерергә омтылган. Жюри бәйгегә килгән эшләрне бәяләгәндә, аларның башкару сыйфатына, эстетик ягына, сәнгатьлелеккә һәм оригинальлеккә, техник эшләнешкә игътибар итте.

Нәтиҗәдә Кукмара районы “Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, «Авыл укытучысы — 2014» бәйгесе җиңүчесе Рәмзия Бәшәрова һәм Рәмис Нуриев кергән иҗат төркеме тарафыннан эшләнгән эмблема җиңүче дип табылды.

 

““Авыл укытучысы” бәйгесе эмблемасы авыл мәктәбе һәм анда эшләүче укытучыларның үзенчәлеген чагылдырырга тиеш. Авыл мәктәбе милли тәрбия бирү, телне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау калу кебек изге миссияне башкара. Шулай ук авыл ул табигать белән гармониядә яши. Шуңа күрә эмблеманың фонын яшел төстә булуын кулай күрдек, чөнки ул безенең милли төсебез. Эмблеманың кыры ак төстә, ул-аклык, сафлык төсе. Ул милли орнамент белән әйләндереп алынган һәм анда конкурсның исеме язылган (“Авыл укытучысы” бәйгесе, конкурс “Сельский учитель”) Эмблеманың уртасында – китап. Аның аркылы нур чәчелә. Бу – мәгърифәт нуры. Элек-электән авыл мәктәбе мәгърифәт учагы булган. Китапның уртасыннан каләм рәвешендә агач үсеп чыга. Каләм – ул белем, ә агач – безенең нәсел-ыруыбыз, авылда яшәүче һәркем бер-берсе белән туган, аның нәсел җепләре бер үзәккә барып тоташа. Ә агач яфракларыннан барлыкка килеп, югарыга күтәрелүче кошлар – безнең укучыларыбыз. Авыл мәктәбендә сәләтләре һәм мөмкинлекләре төрле булган шәхесләр тәрбияләнә. Татарның атаклы шәхесләре – сәясәтчеләре, шагыйрь-әдипләре, актер, җырчы, рәссамнәре һәм гади хезмәт кешесе – барысы да, нигездә – авылдан. Төсләре буенча аерылып торучы кошлар әнә шуны гәүдәләндерә. Ике якка җәелгән куллар әлеге агач һәм кошларны саклап тора. Бу куллар – авыл җирендә ару-талуны белми укучыларга белем биргән, милләтне һәм телне саклауны үзенең максаты итеп куйган авыл укытучысын символлаштыра”.

Чыганак: http://magarif-uku.ru/avyl-ukytuchysy-bejjgesenen-in-yakhshy/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *