Югары Шепкә укучылары “Аҗаган” уенын онытмый
27 февральдә Югары Шепкә мәктәбендә “Аҗаган” уенының финал өлеше узды. “Кызыллар” һәм “Зәңгәрләр” командалары үзара төрле конкурсларда көч сынаштылар. Программада ату, автомат сүтеп-җыю, турник, отжимание, противогаз кию, Россия тарихы буенча сорауларга җавап бирү, волейбол һәм башка кызыклы ярышлар бар иде. Гомуми нәтиҗәләр буенча “Кызыллар” командасы җиңде.