Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

ГҮЗӘЛ ЗАТКА ТИҢ КАЗАН КАЛАСЫ

Күргәзмәләрдә бик нечкәләп тасвирланган татар хатын-кызлары портретларын күргәндә, боларның авторы кем икән, дигән сорау туа торган иде. Чөнки рәссамның яратып, күңел биреп эшләгәне ярылып ята. Караштыргалап йөри торгач, бер өслүбтә иҗат ителгән милли гүзәлләрне утызлап санадым. Һәркайсында милли костюм, алка, беләзекләр, чулпы, хаситәләр бөртекләп сурәтләнгән. Күренә ки, рәссам җитди әзерлекле, тарихны, этнографияне өйрәнеп эшли. Картиналарның авторы Анастасия Бузунеева икәнен белгәч кызыксынуым тагын да артты. 
 
“Мин Төркмәнстанның Мары шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Милли бизәкләргә, ачык, җете төсләргә гашыйк булып, төрле милләтләрнең мәдәниятен хөрмәт итеп үстем, - дип башлады әңгәмәбезне Анастасия. – Мәктәптә укыганда төрле милләт балалары бер-беребезгә кунакка йөри торган идек. Шунда төркмән, казах, үзбәк, әрмән, таҗик һ.б. халыкларның милли ризыкларын, гадәт-йолаларын  күрә, күзәтә, күңелемә сеңдерә идем”.
 
 
Анастасиянең әтисе тумышы белән Татарстаныбызның Югары Ослан районыннан.  1995 елда алар гаиләләре белән Казанга күчеп кайта. Ике күченү бер янгынга тиң, дип белми әйтмәгәннәрдер. Тәүге елларда гаиләләренә бик авырга туры килә. Әтиләре вафат булгач, хәлләре тагын да кыенлаша. Шуңа күрә Анастасия Казан сәнгать училищесының беренче курсыннан ук эшли башлый. Аның каравы, авырлыклар аны чыныктыра. Кыз төрле һөнәрләр өйрәнә. Мәсәлән, бүген ул - ком анимациясе остасы, төрекләрнең бик борынгыдан килгән эбру сәнгать төрендә оста иҗат итә, дизайн белән шөгыльләнә, балалар укыта, осталык дәресләре оештыра һ.б. 
 
Картиналар ясарга керешүе – көтмәгәндәрәк башланган шөгыль. Белеме ягыннан дизайнер Анастасия кызы Даша белән декрет ялында утырганда,  кулына эш эзләп, “Седьмое небо” мультипликация студиясе белән хезмәттәшлек итә башлый. Тора-бара Анастасиянең үзендә дә мультфильмнар эшләп карау теләге туа. Әмма тиешле тәҗрибәсез генә мондый эшне башкарып чыга алмаячагын аңлап, әүвәл иллюстрацияләр ясаудан башларга ният кыла. Шулай бик күп рәсемнәр  иҗат ителә.  Алардан беренче шәхси күргәзмәсен оештыра. 
 
Милли чибәрләр – гадәти генә портретлар түгел. А. Бузунеева Казаныбызны хатын-кыз сурәтендә күрә икән. Рәссам бөтен татар хатын-кызларына хас булган уртак сыйфатлар табарга тырышып байтак эзләнә: тарихи хезмәтләр укый, бөтендөнья татарлары корылтайларында катнаша, кешеләрне күзәтә, эзләнә. Татар хатын-кызлары бик төрле дигән нәтиҗәгә килә. Һәм үзенең сурәтләре өчен өлге итеп Казан чибәрләрен  сайлый. Рәссамның фикеренчә, безнең шәһәр кызлары бик нечкә йөз-сызыклы, берникадәр европалыларга тартым. 
 
Анастасия Бузунееваның Казан турындагы картиналарын 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган күргәзмәдә дә күрергә мөмкин булачак. Ул 5 мартта Татарстан Халыклар дуслыгы йортында  ачыла. 
 
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 
. Рәссам А.Бузунеева һәм аның кайбер эшләре.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *