Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сөләйман хәзрәт югалуы сәбәбенең яңа версиясе карала

Татарстанда имам-хатыйб Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданының билгесез юкка чыгуы сәбәбенең бер версиясе буларак аларның мәчетләр төзү өчен чит илләрдән килгән зур күләмдә акчаны бүлү процессына җәлеп ителгән булуы карала.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, “Нурулла” мәчетенең II имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 62 яшьлек гражданы югалуы очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен (РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 2нче өлеше “Ике һәм аннан да күбрәк затларны үтерү”) тикшерү дәвам итә.


Искәртеп үтик: алар үзләренең “Toyota Corolla” автомобилендә 7 февраль көнне Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан. Кайтуышлый, Буа районы Иске Суыксу (Старые Студенцы) авылы мәчетенә өйлә намазына кергән, аннары Буа шәһәренә таба юл алган. Икенче көнне “Toyota Corolla” Буада табылган, ә ирләр турында бернинди мәгълүмат юк.

Тикшерү һәм оператив хезмәтләр бу җинаятьне кылуга катнашы булырга мөмкин затларның кайдалыгын билгеләүгә, шулай ук бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары үткәрә.

Барлык версияләр, шул исәптән эзләнүчеләрнең мәчетләр төзү өчен чит илләрдән килгән зур күләмдә акчаны бүлү процессына җәлеп ителгән булуы карала. Җинаять эшен ачу  Россия Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчелеге аерым контроленда, диелә әлеге идарә матбугат хезмәте хәбәрендә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *