Волонтерлар тагын эшкә керешә
Зәйдә “ Кайгырту” ирекле волонтерлар хәрәкәте елдан-ел үз сафларын тулыландыра бара. Бүгенге көндә 15 ирекле волонтерлар отрядында 2 мең яшь кеше исәпләнә. Алар - өлкәннәргә, ветераннарга, ярдәмгә мохтаҗларга булышуда, төрле профилактик акцияләр оештыруда, авыру балаларга ярдәм итүдә башлап йөрүчеләр. “Язгы игелек” атнасы кысаларында, “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясендә дә волонтерлар өлеше бәхәссез. Әйләнә-тирәне чистарту, тәртипкә китерү, суларда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклауга өндәүдә һәрвакыт алгы сафта алар.
- Районда ирекле волонтерлар хәрәкәтенең икътисади нәтиҗәлеле эре проектларны гамәлгә ашыру буенча 2015 ел 2 миллион сумга якынны тәшкил итте, - ди ирекле волонтерлар хәрәкәте кураторы Вера Полевая