Менә ичмаса бәйрәм!
Җитмеш яшемә җиткәч, авылыма кайтып тауда чана шуырмын дип төшемә дә кермәгән иде. “Күңел” радиосыннан Бигештә “Чана бәйрәме” үткәрелә дигән белдерүне ишеткәч, авылыма кайттым. Добыр тавында халыкны күреп исләрем китте. Бала-чага, яше-карты - барысы тау шуа. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә килүчеләрне кайнар коймак, самавыр чәе белән сыйлап тора. Төрле конкурслар, спорт ярышлары оештырдылар. Авылдашларыбыз Ибраһим Исмәгыйлев, Газинур Маликовларның моңлы җырлары, күмәк биюләр бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Марат Хәмидуллин бизәлгән, кыңгыраулы атында бала-чаганы, кайткан кунакларны урам әйләндерде.
Бу бәйрәм без – өлкәннәрне яшьлеккә алып кайтты. Безнең балачагыбыз, яшьлегебез җәен шул Добыр тавында җиләк җыеп, кышын чана шуып, чишмәсенең салкын суын эчеп үтте. Бәйрәм үткәрүдә матди ярдәмне авылдашыбыз Раил Хәйруллин күрсәтте. Шушындый зур, күңелле бәйрәмне оештырган мәдәният хезмәткәрләре Миңнегөл Насыйбуллина, Рамилә Биктимерова, Айгөл Маликовага, авылдашларыбыз Раил Хәйруллин, Нияз Насыйбуллинга барлык бигешлеләр исеменнән зур рәхмәт. Сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар телим, алга таба да шундый күңелле бәйрәмнәрдә очрашырга язсын.