Мактаулы исем алды
Районда гүзәл затлар арасында һөнәрен медицина өлкәсе белән сәламәтлек саклауга багышлаганнары шактый. Ак халатлыларга рәхмәтле булмаган кеше юктыр. Үзәк дәваханәнең баш табиб урынбасары Любовь Васильева - сәламәтлек саклау өлкәсенә 30 елдан артык гомерен биргән. Быелгы Халыкара хатын-кызлар көнен ул Татарстан Республикасының атказанган табибы буларак каршылый.
Любовь Петровна - Әлмәт кызы. Районга ул 1985 елда Ижау дәүләт медицина академиясенең дәвалау факультетын тәмамлап, табиб-терапевт булып эшкә кайта. Шушы дәвер эчендә ул терапевт, участок табибы, төрле юнәлешләр буенча үзәк дәваханә баш табибы урынбасары булып эшли.
- Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле табиб булырга, кешеләр сәламәтлеге турында кайгыртырга хыялландым. Шушы юнәлештә эшләвемә 30 елдан артык гомер үтеп тә киткән. Туганнарым арасында медицина өлкәсе белгечләре шактый. Без үзара аралашып, яңалыклар, эш тәҗрибәсе белән уртаклашып эшлибез, яшибез. Табиб өчен иң мөһиме – кешене сәламәтләндерү, - ди ул.
Любовь Петровна “Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау өлкәсе отличнигы” күкрәк билгесе, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.