“Созвездие-Йолдызлык-2016” җыр бәйгесендә талантлар барлана
Бу көннәрдә район Мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык-2016” җыр бәйгесе булып узды.
Анда районыбыз авыллары һәм район үзәге мәктәпләре укучылары, район мәдәният йорты, балалар иҗат үзәге, сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар, җыр сәнгатен үз итүчеләр катнашты. Алар вокал-соло, вокаль ансамбль, конферанц, хореография номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. Жюрида Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фирдания Бәдретдинова, Рифкать Галиев, район сәнгать мәктәбе укытучысы Александра Киселева кебек сәнгатькәрләрнең булуы һәр чыгышны “энә күзеннән” үткәрде. Балалар сәнгать мәктәбе, Биектау, Котлы Бөкәш, Мәшләк, Шомбыт, Ямаш, Олы Елга, район үзәге мәктәпләре укучыларының башкару осталыклары аеруча билгеләп үтелде.
Бәйгедә катнашкан 180 конкурсантның иң-иңнәре 19 мартта Кукмарада узачак җыр бәйгесенә сайлап алынды. Ә без исә, үз чиратыбызда, аларга уңышлар, лаеклы җиңүләр телибез.