Әлмәттә пенсионерга һөҗүм итүче егетне тоткарлаганнар
Ул 22 яшьлек Яңа Кәшер авылы кешесе булып чыккан.
Декабрь азагында булган һөҗүм вакытында 64 яшьлек пенсионер зыян күрә. Һөҗүм итүче өенә кайтып барган ирне туктатып тартырга сорый, аннары аның артыннан өенә таба кайта һәм шарфы белән буа башлый. Зыян күрүче аңын җуя. Бәхетенә, моны пенсионерның карт анасы күреп ала һәм ярдәмгә чакыра башлый. Ул арада кеше малына кызыгучы пенсионерны кыйный башлый, аңына килеп өлгергән ирне куркытып 40 мең сум акчасын һәм кыйммәтле әйберләрен алып чыгып китә.
Пенсионер куркып полициягә бармый тора, хәл бары тик хастаханәдә дәваланып ятканда гына билгеле була.
Бүген Кәшер егете кулга алынган, тикшерү бара.