Коточкыч:Әлмәт студентлары наркотик таратуда гаепләнә!
Үзләре дә әле яңа гына мәктәп эскәмиясеннән чыккан беренче курс студентларын полиция хезмәткәрләре җинаять өстендә тоткан.
18 яшьлек студент егетләр яши торган фатирда тентү ясаган вакытта тәртип сакчылары наркотик салынган полиэтилен пакет и пластик савытка тап булалар. Аның авырлыгы 52 гр тәшкил итә. Моннан ты студентларның кәрәзле телефоннары, берничә сим-карталары, хәтер карталары һәм компьютерын, наркотик бүлеп сату өчен каптырмалы пакетлары, электрон үлчәү җайланмасы , хәтта ак халак һәм противогазларына чаклы табыла.
Тикшерү әарышында наркотик сатуда гаепләнеп 20 яшьлек беркая да эөләмәүче егет кулга алына. Ул яшәгән фатирда да шулай ук наркотик матдәләр табыла.
Студентлар наркотикларны интернет-мессенджер ярдәмендә сатып яткан дип фаразлана, түләү өчен электронные түләүләр ситемасыннан файдаланган булырга тиеш диләр.