Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Корноухово авылы картлар йортында тәрбияләнүчеләргә бәйрәм концерты

Корноухово авылы картлар йортында тәрбияләнүче әби- бабайларның һәрчак күңелләрен күрергә тырышалар анда эшләүче хезмәткәрләр. Кунаклар да өзелеп тормый үзләреннән. Шушы көннәрдә без дә әлеге картлар йортында тәрбияләнүче әби- бабайларга бик матур концерт күрсәттек.

8 март уңаеннан оештырылган әлеге концерт программасы мәдәният йорты, янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре, картлар йортында хезмәт куючы үзешчәннәрнең уртак көче белән әзерләнде. Концертны Резеда Хәсәнова һәм Ольга Трифонова алып барды. Корноухово картлар йорты директоры Рәмзия Сатдинованың тәбрикләү сүзләре белән башланып киткән бәйрәм чарасы җыр-биюләргә, шигырьләргә, юморга да бик бай иде. Мәдәният йортында эшләп килүче түгәрәкләргә йөрүче егет-кызларыбызның матур биюләре, Рәмзил Мирзинның матур җырлары, Валерия Давыдованың әбиләр турындагы мәгънәле шигырьләре белән үрелеп барды әлеге концерт. Нурсинә Закирова, Кәүсәрия Йосыпова, Резеда Хәсәнова һәм Рәмзия Сатдинова Фәрит Гариповның гармун моңнарына кушылып, берсеннән-берсе матур җырлар сузганда әби-бабайлар рәхәтләнеп кушылып җырлап утырдылар. Гөлсинә Хәмидуллинаның әниләр турындагы шигырен тыңлаганда кайберәүләр яшь бөртекләрен сөртеп алды.

Әлеге бәйрәмгә монда тәрбияләнүче бабайлар да бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Алар сөекле әбиләргә үз куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшырдылар. Рәфыйк Мостафин аларны чегән биюен биеп сөендерсә, Михаил Осипов матур итеп шигырь сөйләп шаккаттырды. Концерт бик тиз үтеп китте. Концерт ахырында шушы картлар йортында тәрбияләнүче тыл батыры – Нәкия Сабитованың шигъри юлларга салган рәхмәт сүзләрен һәм ихлас теләкләрен җиткерүе һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм күмәк бию белән төгәлләнде.

 

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

мәдәният йорты мөдире

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *