Алимент түләмәс өчен машинасын кар белән күмгән
Ир-атның 100 меңнән артык алименты җыелган булган.
Уралда яшәүче 39 яшьлек ир 7 ел буе малаена алимент күчермәгән. Хатыны аны судка биргән. Приставлар аның беркайда да эшләмәвен ачыклаган. Шулай да аның чит ил машинасы барлыгы мәгълүм булган. Ир-ат бу байлыгыннан колак кагачагын белеп алгач, машинасын кар белән күмеп куйган. Әмма яз җитү белән барысы да ачыкланган. Суд приставлары берничә квартал ераклыкта “яшерелгән” машинаны тапкан һәм хәзер аңа арест салынган.