Зәйдә чаңгы сезонын яптылар
Зәйдә чаңгы сезонын яптылар. Узган ялда Яңа шәһәр урман буенда бу уңайдан эстафета ярышлары узды. Бу көнне чаңгы юлларына шәһәр мәктәпләре, политехник колледж, оешма-предприятие, авыл җирлекләре һәм ветераннар командалары басты. Һәр команда 4 кешедән торды. Алар 1800 метр арада көч сынашты. Эстафета ярышлары киеренке барды. Командаларның сынатасы килмәде. Ярыш нәтиҗәләре буенча мәгариф учреждениеләре арасында беренче урында политехник колледж, икенчедә - 7нче, өченче урында - 4нче мәктәп. Авыл мәктәпләре арасында Югары Шепкә спортчыларына тиңнәр булмады. Авыл җирлекләренә килгәндә, Югары Мәлем чаңгычылары - һәр елдагыча иң җитезләр. Чыбыклы командасы алардан бераз гына калышып, икенчегә калды. Өченче урынны исә Төги авылы чаңгычылары алды.Оешма-предприятиеләр арасында энергетиклар - I, политехник колледж - II , “Инвестстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте командасы - III урында.