Кайнар чәй - тәнгә җылы, ачык йөз - җанга сихәт.
Авылдан район үзәгенә йомыш белән килгән саен ял итеп алырга «Чәй йорты»на тукталам. Кайчан гына керсәң дә кайнар өчпочмаклары, вак бәлешләре, тәмле чәйләре белән каршы ала бу йорт.
Монда эшләүчеләрнең барысы да ачык йөзле, ягымлылар. Кызганыч, исемнәрен белмим, кайсы гына күренсә дә, чәегез тәмле булсын апа, дип дәшеп китә. Без, өлкән буын кешеләренә, тагын ни кирәк?! Кайнар чәйләре тәнне җылытса, ачык йөзле булулары җанга сихәт бирә. Бар җирдә тәртип, чисталык булуы да күңелгә рәхәтлек өсти. Төрле җимешләр кушып пешергән пироглары, чәк-чәкләре дә бик тәмле. Рәхмәт сезгә, кызлар! Эшләрегез гел уң булсын!
Тәнзилә апагыз.
Котлы Бөкәш авылы.
Фотосы:eda-ot-dushu.ru