Судка барасы урында – хастаханәгә
Татарстан Югары суды КНИТУ-КХТИның элекке проректорына карата җинаять эшен карауны кичектерергә мәҗбүр булган.
61 яшьлек галимне хәле авыраю сәбәпле хастаханәгә алып киткәннәр.
2015 елның декабрендә Илдар Абдуллинны 6,5 елга колониягә хөкем иткән булганнар. Ул 56 млн сум акча үзләштерү аркасында хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән. Шулай ук үз биналарын КНИТУга аренда биреп тә 3 млн сум акча эшләгән.