“Сабагаз” экслуатацияләү-производство идарәсенең служба начальнигы Бәйрамхан Фатыйхов “Газпром трансгаз Казань” җәмгыятенең Мактау грамотасына лаек булды.
Газ промышленносте үсешендә шәхсән үзеннән зур өлеш керткәне һәм озак еллар бу өлкәдәге намуслы хезмәте өчен “Сабагаз” экслуатацияләү-производство идарәсенең служба начальнигы Бәйрамхан Фатыйхов “Газпром трансгаз Казань” җәмгыятенең Мактау грамотасына лаек булды.
Әлеге мактаулы кәгазьне җәмгыятьнең идарә рәисе Алексей Миллер имзалаган. Район халкы Бәйрамхан Фатыйх улын югары вазыйфаи дәрәҗәләрдә эшләгән булдыклы, таләпчән җитәкче буларак яхшы белә.