Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Югалган Сөләйман хәзрәтнең кызы ни, дигән?

Петровский бистәсенең югалган имам-хатыйбы Сөләйман хәзрәт Зариповның кызы Зөлфия Мифтахова белән аралаштым.
Зөлфия Казан медицина көллия­тенең 2 курсында белем ала. Дүрт баласы бар. Хәләл җефете Мөхәммәт белән 16 ел гомер итәләр.


– Зөлфия, Сөләйман хәзрәт белән соңгы тапкыр кайчан күрештегез?

– Китәр алдыннан бер көн алдан, җомга көнне, 5 февральдә. Әтиләремә балалар белән кунакка килдем. Кич буе матур гына, шаярып-көлеп сөйләште ул. Балалар белән уйнады.

– Ниндиерәк әти иде?

– Беркайчан орышканы булмады. Матур итеп аңлата иде. Бөтен кешене ихтирам итә иде. Аның бер сүз әйтмичә югалуы безнең өчен бик авыр хәл.

– Телефонына шалтыратып булмыймы?

– Кайтырга чыкканда 7 февраль көнне соңгы тапкыр әниемә СМС язды: “Без юлга чыктык, догада булыгыз”, – дип. Сәфәргә чыкканда безгә гел шулай яза иде. Энекәшем шул көнне көндезге 11ләрдә шалтыратты, телефоны җавап бирмәде. Дус кешесенә дә шалтыратты, аныкы да җавап бирмәде. 15 минут саен шалтыратып торды.

– Президентка чыктыгызмы?

– Чыктык. Алар беләләр, контрольдә тоталар. Хохорин да, Бастрыкин да белә.

Путинга хәбәр иттегезме?

– Хат яздык, әлегә җавап юк.

– “Пусть говорят”ка бармыйсызмы?

– Анда барырга кирәк, анысы безнең өчен авыррак. “Жди меня”га яздык, җавап көтәбез.

– Былтыр Сөләйман хәзрәт­нең 21 яшьлек улы Әхмәт үлгән иде бит.

– Әйе, 25 январьда. Ул кайгыдан айнып кына килә идек әле.

Әтием югалган көнендә Суыксу мәчетенә намаз укырга кергән. Шул мәчетнең хәзрәтеннән дә сорадык, көлеп-елмаеп сөйләште, ди. “Чәйгә чакырдым, кермәде. Яктыда өйгә кайтып җитәсем килә”, – дигән. Суыксу авылына да бардык, әтием югалган урамда гел кеше йөреп тора. Көпә-көндез 14:30да ике кешене машинага утыртып алып китәләр, бер кеше дә күрмәгән! Машинасы “Альбина” дигән кибет янында калган. Ул машинаны анда кем илтеп куйган – берәү дә белми.

– Машинасын алып кайттыгызмы?

– Юк. Ул Буа районында, дәлил буларак саклана. Шушы көннәрдә бирәбез, диделәр.

– Төшеңә керәме?

– Бик матур керә. Соңгы тапкырында “Нурулла” мәчетендә кабинетында, имеш. “Әтием, ник монда утырасың, ник безнең якка килмисең?” – дигәч: “Эзләдегезме?” – ди. “Эзләдек. Бик күп кеше эзләде”, – дидем.

– Рәшидә абыстай Исхакый киявенең югалганын беләме, аңа әйттегезме?

– Әйттек. Белә. Сәгать саен: “Берәр хәбәр килдеме?” – дип сорый. “Яраткан кешесенә сынаулар бирермен”, – ди Аллаһы Тәгалә.

– Көнең ничек үтә?

– Ике баланы бакчага, икесен мәктәпкә илтеп кайтам. Аннары әнием янына барам, берүзе калырга курка. Берүзен калдырмыйм. Әтиемә Коръән укып, дога кылабыз, тәсбих тартабыз. Кеше күп килә. Әтиебезне сау-сәламәт килеш күрербез дип өметләнәбез. Кешеләр яшереп тоталардыр дип әйтәләр, шулай гына булсын. Аның белән булган сириялене дә, игелекле кеше булмаса, Россиягә кертмәгән булырлар иде.

– Әтиегез кайтыр. Алла боерса, Зөлфия. Ахыры хәерле булсын. Аллаһы Тәгалә безне ачы хәс­рәтләрдән сакла­сын иде. Амин.

ГАБДЕРӘХИМ

Чыганак:http://акчарлак-газета.рф/article/s-l-yman-kh-zr-t-bez-yulga-chyktyk-dogada-bulygyz/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *