Сак булыгыз: Әлмәттә күз буучылар бар
Яр Чаллы кафеларының берсендә кассир гипноз астында 7 мең сум акчасын сдача урынына биргән.
Видеокамерадан күренгәнчә, чегән кыяфәтле бер ханым касса янына килә, сокка заказ бирә һәм 940 сум сдача ала. Аның иптәше шул ук юл белән 4940 сум сдача алуга ирешә. Өченче тапкырында да шул ук хәл кабатлана. Шулай итеп кассир җәмгысе 7 мең сумыннан колак кага.
Кассир әйтүенә караганда, ханымнар чегәнгә охшаган, берсе чәчен сарыга буяган. Полиция күз буучыларны эзли. Ә кассир җитмәгән акчаны үз кесәсеннән түләп, эштән китәргә мәҗбүр булган.
Әлмәттә дә шушы көннәрдә Төзүчеләр проспектында көнкүреш әйберләре сата торган кибеттә сатучыны алдарга маташканнар. Бәхеткә, уяу сатучы бер ханымның сатып алган әйбер өчен түләргә касса янына килгәч, 5 мең сум акчасын селкүен, аннары аны әкрен генә янчыгы астына шудыртуын абайлап алган. Ә ханым 5 меңлек бирдем дип тавыш күтәреп, аннан сдача таләп иткән. Гипнозы гына җитенкерәмәгән, күрәсең.
Уяу булыгыз, сатучылар! Димәк, Әлмәттә дә үзебезнең «чегәннәр» бар.