Хезмәтләрен хөрмәтләп
Халыкка көнкүреш, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәте күрсәтү өлкәсендә намуслы тырыш хезмәтләре өчен “Бердәм хисап үзәге” ҖЧШ кассиры Людмила Вәлиева, “Заинск-Кровля” ҖЧШ ишегалды җыештыручысы Наталья Гомәрова, “Зәй су каналы” ҖЧШ слесаре Мәҗит Гатауллин, “Теплосервис” ҖЧШ тракторчысы Владимир Фролов, “Инвестстройсервис” ҖЧШ машина йөртүчесе Илсур Димиев, “Горзеленхоз” ҖЧШ машина йөртүчесе Артак Микичан, “Управдом” ҖЧШ слесарь-сантехнигы Юрий Кузьмин, “Тугыз кат” торак милекчеләре ширкәте җыештыручылары Нурания Миңнуллина, Наҗия Имаметдинова, “Стойка-сервис” ҖЧШ секретарь-референты Айгөл Ермакова башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.