Зәй балалары катнашындагы “Йолдызлык” фестиваленең төбәк турын “ТНВ-Татарстан” каналында күрсәтәчәкләр
19-20 мартта “ТНВ-Татарстан” каналында “Йолдызлык” фестиваленең Сарманда узган төбәк турын күрсәтәчәкләр. Бу гала-концертта Зәй балалары да катнашты. 19 мартта көндезге сәгать 1дә - гала-концертның беренче өлеше, ә икенче көнне шул ук вакытта икенчесе трансляцияләнәчәк.