Татарстанда карлы-буранлы һава торышы саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 17 мартта, болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада вакытлыча кар явачак, урыны белән буран чыгу ихтималы бар. Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр төшә. Җил төньяк-көнбатыштан исә, вакыты белән юнәлеше көньяк-көнбатыштан булачак. Төнлә һәм иртән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитеп көчәюе дә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 3-8, көндез – 0-5 градус салкын булачак.
Зәйдә төнге сәгатьләрдә – 5-9, көндез исә – 0-3 градус салкын булуы фараз кылына.
19 мартка каршы төндә Татарстанда 7-12 градуска кадәр салкынайта.