“Дулкыннар” конкурсы җиңүчесе - Котлы Бөкәш авылыннан
Балалар иҗат үзәге хезмәткәре Эльвира Кәримуллина җитәкчелегендә тугыз бала республикакүләм “Дулкыннар” конкурсында катнашып кайтканнар.
Котлы Бөкәш авылыннан дүртенче сыйныф укучысы Зилә Шәйдуллина “Нәфис сүз” номинациясендә җиңү яулап беренче урынны алган. Бәйгенең икенче көнендә Казан шәһәрендә үткән гала концертта катнашу бәхетенә дә ия булган ул
Фотосы: mc-idel.ru