Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

МИЛЛИ БЕЛЕМ: теләкләр һәм бурычлар [+ФОТОЛАР]

Әлмәт татар гимназиясенең әллә никадәр мәртәбәле кунаклар кабул иткәне булды, ә менә белем учагында бергә кайнаучы директорларның әлегә кадәр гимназиягә җыелганы юк иде.
Моны төзәтү өчен шушы көннәрдә бик яхшы сәбәп туды – “Федераль дәүләт мәгариф стандартлары кысаларында милли белем бирү” дигән темага гимназиядә беренче тапкыр Әлмәт районы директорларының семинары булып узды. Татар теленә кызыксынуны ничек уятырга? Ана телен саклап калу өчен дәресләр санын арттыру гына җитәме? Рус телле балалары өчен булдырылган махсус республика программасы ни дәрәҗәдә отышлы? Семинарда кузгатылган сораулар һәм бурычлар шактый иде.
 
Директорларның милли белем һәм тәрбия үзәгенә җыелуларының тагын бер җитди сәбәбе бар иде  - быел Ризаэддин Фэхреддин исемендәге гимназия үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп уза. Туган телне саклап калу, татар халкының гореф-гадәтләрен барлау, үз милләтеңнең тарихын онытмау кебек юнәлешләрдә гимназиянең нәтиҗәле эшчәнлеген инде күптәннән күзәтеп барабыз.  Алар олимпиада алдынгылары да, “Зур җидегән йолдыз” исеменә  берничә тапкыр лаек булучылар да, җыр-моң буенча да беренчеләр. Саф татар телендә аһәңле итеп сөйләшүче рус балалары да юк түгел арада. “Әлмәтем” бию ансамбленең дә милли сәнгатькә мәхәббәт уятуда өлеше зур. Бар тик үз культурасын, тарихын белгән баланың гына киләчәге якты була. Ә ул яктылык дигәннәре иң элек татар җырларыннан, милли бәйрәмнәрдән, данлыклы шәхесләрне белүдән туа. Телнең иң элек яшәешкә бәйле булуын яхшы аңлап, гимназиялеләр дә милли төсмердә уен-көлкеле тамаша тәкъдим итте. Сөембикә, Нәүрүз, Карга боткасы, Сабантуй, Корбан гаете - һәрберсенә кечкенә генә урын биреп, бөтен гимназия тормышын, татар халык язмышын ачып салды алар.
 
Тел өйрәнүдә иң нәтиҗәле чор – балачак 
Семинарның икенче өлешендә директорлар командаларга бүленеп ачык дәресләр карады. Ничек итеп гади татар теле дәресен тулы бер тамашага әверелдереп, дәресне балага ошарлык итеп уздырырга? Башлангыч сыйныф укытучылары һәр дәрес алдыннан үзалдына менә шуны максат итеп куя. Ә баланы кызыксындыру өчен хәзер бөтен мөмкинлекләр дә бар. Соңгы елларда барлык мәктәпләрдә дә мультимедиа технологияләрен куллануга нигезләнгән принципиаль яңа укыту программалары гамәлгә кертелде. Балаларга тел өйрәтүнең иң нәтиҗәле чоры булып мәктәпкәчә вакыт һәм башлангыч сыйныфлар тора. Шунлыктан сабыйларны ана теленә өйрәтү буенча балалар бакчаларында ук эзлекле эш оештыру зарур. Моннан берничә ел элек кабул ителгән республика программасы кысаларында укыту-методик комплектлы эш дәфтәрләре, демонстрацион, таратма, аудио-видеоматериаллар (мультфильмнар, анимацион сюжетлар) күп кенә тәрбия йортларына таратылды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән балалар бакчаларын ноутбуклар һәм проекцион техника белән тәэмин итү мәсьәләсе уңай хәл ителде. Мәктәпләрдә дә интерактив такталар булдырылып, аларны җиһазландыруга юнәлдерелгән грантлар оештырылды. 
 
Семинарда да дәресләрнең мультимедиа технологияләре ярдәмендә оештыру осталыгын карадылар, мәгариф стандартларына сыешып дәресләрне үзгә уздыручыларны барладылар.    
Ачык дәресләрдән соң кунаклар мастер-класслар мәйданчыгына юл алды. Дәрестән тыш сәгатьләрдә һәр укучы биредә нинди дә булса шөгыль белән мәшгуль. Агач кисү, сәйлән үрү, квилинг, алмазлы мозаика, тукыма сәнгате, крестиклап чигү, резинкалардан үрү, тозлы камыр уенчыклары ясау, сабын кайнату, курчаклар бәйләү – нинди генә кул эшләнмәләре белән танышмадык?! Теләк булганда барысына да җитешеп була диюләренә бер мисал булып торды ул эшләнмәләр. 
 
Милли җанлыларга – Рәхмәт хатлары  
Пленар утырышка җыелган мөгаллимәләр милли мәгарифне үстерү буенча борчыган проблемаларны уртага салып сөйләште. Ә алар аз түгел. Ана теленең популярлыгы югала бару, гаиләдә татар теленең “аксаклыгы”, бердәм дәүләт имтиханнарының татарча вариантлары булмау – саный китсәң, берничә дистәгә җыела. Әмма соңгы елларда дәүләт җитәкчелегенең дә, министрлыкның һәм район мәгариф идарәсенең дә өстенлекле эш юнәлеше булып милли мәгариф торуы күпләрне сөендерә. Әлеге юнәлештәге идарә эшчәнлеген камилләштерү максатыннан тулы бер система булдырылды инде, милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингын төзү эше дә җайга салынды. Әлмәт мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча начальник урынбасары Сиринә Җиһаншина да үзенең чыгышында нәкъ менә шул сорауларны күтәрде. Телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан дәүләт программасының ни дәрәҗәдә тормышка ашырылуы, Федераль дәүләт мәгариф стандартлары кысаларында милли белем бирү мәсьәләләре турында игътибарга лаеклы  фикерләр әйтте. 
 
Семинар ахырында милли гореф-гадәтләрне, культураны саклау өлкәсендә зур эшчәнлек алып барган мәктәп директорларына Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә 4 нче мәктәп директоры Илшат Яруллинга Татарстан халыкларының милли традицияләрен саклап калуга һәм пропагандалауга саллы өлеш керткәне, төрле мәдәниятле жәмгыятьтә толерантлык мөнәсәбәтләрен ныгыту хакына тырыш хезмәт куйганы өчен мәгариф идарәсе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясының Әлмәт бүлеге Рәхмәт хаты бирелде. 
 
 
 
Филүзә Хәмидуллина
Автор фотосы 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *