Безнең рейд
Зәйдә имин булмаган гаиләләргә ясалучы рейдларга безнең газета хезмәткәрләре дә кушылды. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия сәркатибе Альмира Галләмова тәкъдиме белән без - эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлеге җитәкчесе Гөлфия Мәрданова, “Форпост” җитәкчесе Алексей Алексеев, шәһәр Советы депутаты Расил Әгъләмов белән берлектә районның бер авылына юнәлдек. Биредә мунча бурасыннан өй итеп ясалган тәбәнәк йортта яшәүче гаилә кызыксындырды безне. Бүгенге заман өчен яшәү шартларына исең китәр. 4 балалары булган ир белән хатынның, ике кызлары инде үсеп, ата-ана йортыннан киткән. Ә менә алар тәрбиясендә әле ике балигъ булмаган бала бар. Берсе киләсе елга укырга керергә тиеш булса, 7нче сыйныфта укый торган кызлары Түбән Кама районындагы коррекция мәктәбендә, интернатка урнаштырылган. Ләкин кызның еш кына интернаттан китеп, укырга килми йөрү гадәте бар икән. Безнең белән бергә әлеге йортка коррекция мәктәбеннән, баланың сыйныф җитәкчесе Миләүшә Сафиуллина да килде.
- Мәктәптә чагында укуына тел-теш тидерерлек түгел, төрле чараларда да актив катнаша, әмма төрле сәбәп табып өйгә кайтып китеп һәм аннан соң укырга килмичә интектерә. Менә шулай эзләп алабыз, ата-аналары телефонга җавап бирми, баланың кайдалыгы белән кызыксынмый, - ди сыйныф җитәкчесе.
- Өйдә бала өчен яхшы шартлар тудырылган дип әйтеп булмый, чисталык, тәртип юк дәрәҗәсендә, йорт мич ягып җылытыла. Кыз үзе интернатта түгел, Зәйгә кайтып укыйсы килүен белдерә. Монысы исә тагын бер четерекле мәсьәлә, - ди Альмира Галләмова.
- Интернатта бала ашатылган, киендерелгән, күзәтүдә. Безнең районда коррекция мәктәбендә укыту өчен аны үз тәрбиясенә алып, тәрбияләп торучы торучы кеше кирәк, чөнки мәктәпнең интернаты юк. Яшүсмер кыз балигъ булу яшенә җитеп килә торган апасы бар, ул үз гаиләсе белән шәһәрдә фатир арендалап яши. Әгәр дә ул сеңлесен үз каравына алган очракта, без баланы Зәйгә укырга күчерү эшен җайга сала алабыз, - дип бу уңайдан сөйләшүләр алып барырга вәгъдә итте Альмира Галләмова.
Ә апа булган кешенең әле үзенә дә 18 яшь тулар-тулмас кына. Өстәвенә, 1 яшьлек баласы бар.
- Әле ярый бер баласы булган яшь ир белән язылышып гаилә кордылар, хәзер шәһәрдә фатир арендалап уңай гына яшәп яталар. Гаилә башлыгы эшләп гаиләсен туендырып тора, - дип сөйли алар турында комиссия сәркатибе.
Әлеге яшь гаиләгә күзәтчелек итү, кирәк чакта ярдәм кулы сузу максатында депутат Расил Әгъләмов беркетелгән.
- Гаилә белән танышып фатирларын күзәттек, чисталык, тәртип хөкем сөрә, яшь бала караулы. Әни кеше белән аралашкач, сабыйны табибларга күрсәтү өчен яңа фамилия белән полислары булмавы ачыкланды, бу мәсьәләне хәл итүне контрольгә алдык. Дөрес, гаиләнең кереме әллә ни түгел, алга таба вакыт-вакыт матди ярдәм күрсәтүне оештыру да күз уңында тора. Яшь гаилә белән даими элемтәдә торачакбыз. Чөнки әни кешенең үзе тәрбия алган гаилә белән таныштык, андый яшәү шартларына төшәргә ирек куймаска кирәк дип исәплим, - ди ул.