Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә имин булмаган 36 гаилә депутатлар күзәтүенә беркетелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кече коллегия утырышында имин булмаган гаиләләргә дәүләт органнары, оешма-предприятие җитәкчеләрен, депутатларны җәмәгать тәрбиячеләре итеп беркетү һәм аларга аерым йөкләмәләр бирү турында катгый таләпләр куйган иде. Бу имин булмаган гаиләләрнең фатир, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күпләп җыелу, шуның нәтиҗәсендә әлеге гаиләләрнең ут, газлары өзелү, ә аларда тәрбияләнүче балигъ булмаган балаларның авыр тормыш шартларында калу проблемасы, авыр тормыш хәлендәге гаиләләргә башка төрле проблемаларын хәл итүдә ярдәм итүне конкрет оештыру белән бәйле.

Безнең районда тәртип, закон  бозып, махсус профилактик исәпкә алынган яшүсмерләрне җәмәгать тәрбиячеләренә беркетү, аларның буш вакытларын файдалы үткәрүне контрольдә тоту буенча җитди эшләү тәҗрибәсе инде шактый вакыт кулланыла. Хәзер исә район җитәкчелеге карары белән, имин булмаган гаиләләрне дә аерым кешеләргә беркетеп, кирәкле чаралар күрү алгы планга куелды. Бу көннәрдә шәһәр һәм район Советы депутатлары профилактика субъектлары белән берлектә имин булмаган гаиләләрдә булып аларның көнкүрешен, нинди проблемалар алдында калуларын, аларны чишү өчен нинди юллар булуын ачыклыйлар. Соңыннан кайсы гаиләгә нинди ярдәм күрсәтү мөһимлеге хәл ителәчәк.

- Район башлыгы карары белән агымдагы елның 15 февраленнән ведомствоара исәптә торучы, яшүсмер балалары булган, имин булмаган, социаль авыр хәлдәге 36 гаилә шәһәр һәм район советы депутатларының даими күзәтүенә беркетелде. Хәзер без аларның социаль яшәү рәвеше дәрәҗәсен күтәрү максатында нинди эшләр башкару мөмкинлекләрен барлау өчен гаиләләргә йөрибез. Кемнедер эшкә урнаштырырга ярдәм кирәк булса, кемгәдер документларын тәртипкә китереп, социаль ярдәмнән файдалану мөмкинлеге тудыру, төрле проблемаларын чишү өчен теге яки бу җитәкчегә кабул итүгә керүне оештыру, шулай ук ди булышлык күрсәтүләр күздә тотыла. Мәсәлән, депутат Зәбирә Бариева үзенә беркетелгән гаиләдә булып, ана  кешене мәктәпкә  эшкә урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә алынды. Башка депутатларыбыз да гаиләләргә ничек ярдәм итә алу мөмкинлеген өйрәнә. Шәхсән үзем Иске Зәй бистәсендәге гаиләләр белән эшлим.  Соңрак без үзебез күргән, белгәннәрдән чыгып - һәр гаилә буенча аерым карарлар кабул итәчәкбез, - ди шәһәр Советы рәисе урынбасары Елена Недошивина.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *