Зәйдә алимент түләүдән качып йөрүчеләргә карата җитди чаралар кулланыла
Үткән ел Зәй суд приставлары карамагында алимент түләүләрен башкарту буенча 915 эш булган. Шуның 448е үтәтелеп ябылган, 263 эш, алимент билгеләнүчеләрнең эш урыннарына җибәрелеп, хезмәт хакыннан тоту өчен юлланган. Кызганыч, алимент түләүдән, ягъни үз балаларын тәэмин итүдән качып йөрүчеләр шактый.
-Мондыйларның өйләренә барып, мәҗбүри төстә милекләренә арест салуны киң кулланабыз. Үткән ел шундый 52 арест ясалып, 112 мең 900 сумлык алимент буенча әҗәтләр түләтелде. Моннан тыш, алимент түләүчеләрне яшерүче оешмалар да юк түгел. Эш бирүчеләрнең исәп-хисап өлкәсен тикшерү нәтиҗәсендә без мондый хилафлык өчен 17 бухгалтерны 15әр мең сумлык административ штрафка тарттык. Ә үтә явыз рәвештә алимент түләүдән качып, бурычлары күпләп җыелганнарга карата РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә җинаять эше кузгатылды. Шундый 19 эш судка бирелде, - ди бүлек башлыгы Игорь Будрин.
Боларга өстәп, соңгы елларда алимент түләүдән качучыларга чит илгә чыгуны тыю кулланыла башлады. 2015 елда район буенча Россия Федерациясеннән читкә чыгуны тыю турында 693 карар чыгарылган, шуның 307се - алимент буенча бурычлы. Нәтиҗәсе дә юк түгел, чит илгә чыгасы килгән алимент түләмәүчеләрнең 80е ирекле төстә тиз арада зур гына бурычларын каплаган.