Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яхшы килен үз кызыңнан яхшы, яхшы кайнана үз анаңнан яхшы

Килен-кайнана темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелек кебек, минемчә. Ике йөрәкнең кушылуы, ике анадан туган балаларның бергә яши башлавы, килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа бит. Булачак кайнанасы белән бергә яшәячәкләрен белгәч, егетен ташлаган кызлар барлыгы да сер түгел... Бүгенге геройларым - кайнана һәм килен көндәлегенә күз салгач бу фикерләр эреп юкка чыкты. Бар икән бит үрнәк булып тату яшәүчеләр дә, дип уйлап куйдым.

 Шушы көннәрдә Биектау авылында яшәүче Сафиуллиннар гаиләсендә булып кайттык.

“Килен-кайнана тату булган йорт нурлы, җылы була”

- Егерме яшьтә кияүгә чыктым. Бер-бер артлы өч балабыз дөньяга килде. Ирем белән бергә җиде ел гына яшәп калдык. Кайнанамның авыр язмышын миңа да дәвам итәргә язган булган шул,-дип сүзен башлады Зәйтүнә әби. Тормыш иптәше бәхетсезлек очрагы аркасында вафат булган. Килен кеше егерме җиде яшендә өч бала һәм кайнанасы белән генә яшәп кала. Баксаң, кайнанасы язмышын кабатлый икән бит ул. Ана кеше дә тол калып бер үзе малаен үстергән. Сөйләр сүзләре уртак, фикерләре бер була аларның. Кырык өч ел бергә бик тату гомер кичерә килен белән кайнана. “Бик әдәпле кеше иде әнкәй. Коръән укып, мәетләр юып йөрде. Аналы-кызлы кебек тату яшәдек. Ул синең кайнанаң мени, дип сокланалар иде безгә”,-ди Зәйтүнә апа.

-Үпкәләшә идегезме соң?-дип сорым аннан. “Үпкәләшергә вакыт булмады шул безнең. Гомер эштә узды. Әни балаларны барлады, аш-суын әзерләп торды”,-дип җавап бирә Зәйтүнә апа.

Бераз колхозда эшләп алганнан соң, Зәйтүнә апа балалар бакчасына  бала караучы булып урнаша. Егерме җиде ел вакыт сизелми дә үтеп китә. Сабыйларны бик яраткан шул ул. Эш вакытлары да аңа ял гына була. “Ул елларда бер төркемгә утызар бала йөрде. Эшкә төшкәч иң элек аларны сөеп чыга торган идем”,-ди ул. Өйдә дә кул кушырып утыра торганнардан булмаган. Өч баланы үстереп, белем бирергә кирәк бит. Айга икешәр шәл, күпләп оекбаш, бияләй бәйләп сата Зәйтүнә апа. Иш дигәнгә куш дигәндәй, анысы да ярап куя тормыш итәргә.

Көннәр, айлар, еллар үтә. Балалары үсеп җитә. Олы кызы Рамилә Чистайда медицина көллиятендә фельдшерлыкка укырга керә. Улы Мансур Казан дәүләт финанс институтын тәмамлый. Кечкенә кызы Рәшидә Чистай педагогия училищесын бетереп, Рус Әшнәге мәктәбенә укытучы булып кайта.  Шулай итеп барысы да үз тормышларын  корып җибәрәләр. Зәйтүнә апа йортына да килен төшә.  Кайнана булгач та сынатмый ул. Үз тәҗрибәсендә тупланган дуслык тагын бер буында дәвам итә. “Килен белән кайнананың үзара тату яшәү сере нидә соң?”-дип сорыйм аннан. “Алар икесе дә сабыр булырга тиеш. Кайнана дәшкәндә, киленгә сабыр итеп калырга кирәк. Килен “кабынганда” кайнана дөрес киңәш бирә белсен. Килен-кайнана тату булган йорт нурлы, җылы була, ризык та тәмле пешә”,-ди Зәйнүнә апа. 

Гөлназ Зарипова.

Тулырак язманы гәҗитебезнең киләсе саннарында укый аласыз.

Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *