“Бөртеккәй” дә “Нәүрүз” бәйрәме узды (Фоторепортаж)
Зәйнең Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә урнашкан “Бөртеккәй” балалар бакчасында төрле милләт халыклары бәйрәмнәрен үткәрүгә игътибар зур. Ел башында биредә Раштуаны бәйрәм иткәннәр иде, ә 21 мартта “Нәүрүз” бәйрәме зурлап билгеләп узылды. Музыка залында уртанчы, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җыелды. Татар теле тәрбиячесе Гөлнара Хөснетдинова көн белән төн тигезләшкән көнне бәйрәм ителүче “Нәүрүз” турында сөйләде, балаларга аны күңелле итеп уздырырга, уен-бәйгеләрдә катнашырга, осталыкларын күрсәтергә чакырды. Залга кергән Нәүрүзбикәне балалар алкышлап каршылады. Нәниләр аңа яз турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, бергәләп “Түбәтәй” уенын уйнадылар, “Чума үрдәк, чума каз”, “Их, зилем-зиләле” татар халык җырлы-биюен башкардылар. Малай-кызлар Нәүрүзбикәне үз итеп, яратып калдылар, аны киләсе елда да үзләренә кунакка чакырдылар.