Сулыкларны, су буйларын чиста тоту турында сөйләштеләр
22 мартта Мирный бистәсе мәдәният йортында үзенчәлекле чара үтте. Ул Татарстанда Су буйларын тәртипкә китерү елы буларак һәм Халыкара су көненә багышланган иде. Балаларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килүе, суның кеше һәм тереклек өчен никадәр мөһим әйбер икәнен төшендерделәр. Катнашучылар су турында шигырьләр, аның үзенчәлеген сөйләделәр, табышмаклар, әйтемнәр һәм мәкальләргә җаваплар эзләделәр. Әлеге чара балаларның игътибарын сулыкларны чиста тоту, аларны пычратудан саклап калу кебек проблемаларга игътибарын арттыру өчен оештырыла.