Зәйдә “Нива” ширкәте басуларына чөгендер игеләчәк
Агымдагы елда республикада чөгендернең тулаем җыемын 2,5 миллион тоннага җиткерү бурычы тора: шуның 1,5 миллионы «АгроКөч-Төркем» ЯАҖ туры килә. « АгроКөч-Төркем »гә исә Зәй, Актаныш, Түбән Кама, Сарман, Азнакай районнары керә. Зәйдә “Нива” ширкәте басуларында чөгендер игү хисабына татлы тамыр мәйданнары арттырылачак. Әлеге ширкәттә моңа кадәр чөгендер игелмәгән иде.