Бельгиядә матәм: Россия халкына Брюссельгә очмаска киңәш ителә
Брюссельдәге кичәге террорчылар һөҗүменнән соң Бельгиядә матәм көннәре игълан ителде. Ул өч көн дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, кичә иртән Брюссельдә бер-бер артлы шартлаулар булды – террорчылар аэропорт һәм берничә метро станцияләрен шартлатты: 34 кешенең гомере өзелде, 200ләп кешенең сәламәтлегенә зыян килде.
Россиянең һава юлы буйлап пассажир ташу белән шөгыльләнүче компанияләре Брюссельгә җыенган халыкка Бельгия башкаласына сәфәрен кичектерергә, 22-25 март аралыгында очудан тыелып торырга киңәш итте. Әлегә Брюссельдә аэропорт ябык. Шуңа да самолет рейслары җәдвалына үзгәрешләр дә кертелә.