Салымнар турында сораулар булса
Федераль салым хезмәте республика идарәсенең район участогы гражданнарның узган елда алынган керемнәрен декларацияләү буенча ачык ишекләр көннәре үткәрә.
26 мартта һәм 16 апрельдә 10.00-15.00 сәгатьләрдә, 15 апрельдә 9.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр салым хезмәте белгечләренә мөрәҗәгать итеп, үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап ала аласыз. Белгечләр кызыксынган һәркемгә алынган керем турында декларация таршырып, салым түләргә кирәк булачакмы, интернеттагы шәхси кабинеттан ничек файдаланырга, физик затларның кеременә салымны исәпләү, түләү, декларациясен тутыру, салым ташламалары алу тәртибе һәм башкалар турында тәфсилләп аңлатып бирәчәк. Салым хезмәтенең район участогы Базарлы Матактагы Крайнов урамында, 63 нче йортта урнашкан.