Россия халкы май бәйрәмнәрендә тулаем алганда бер атна ял итәчәк. Илнең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте шулай дип җиткерде.
Аерым алганда, Хезмәт бәйрәмендә рәттән 4 көн, ә Бөек Җиңү көне уңаеннан 3 көн ял көтә.
"Ял көннәренә килгәндә, 1 май бәйрәме уңаеннан 30 апрельдән – шимбәдән үк ял итә башлыйбыз, – дип ачыклык керткән әлеге хезмәт җитәкчесе урынбасары Иван Шкловец. – Ә бәйрәм үзе якшәмбегә туры килә, шуңа да 2 май – дүшәмбе эшләми торган көн булачак. 3 май да – ял көне. Анысына шимбәгә туры килгән 2 гыйнварның ялы күчерелгән иде. Шулай итеп 4 көн рәттән ял көтә. Ә Бөек Җиңү көнендә 7, 8 һәм 9 майда ял итәчәкбез".
http://intertat.ru