ЧӘЧҮ БАШЛАНДЫ!
Районда кыр эшләре көн саен киңрәк колач ала бара.
14 апрельгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, күпьеллык үләннәр – 3 меңнән, көзге культуралар 8 меңнән артык гектарда тукландырылган, көздән сөрелгән җирләр 5 меңнән артык гектар мәйданда тырмаланган. “Зәй шикәре” агрофирмасының “Чыбыклы” бүлекчәсендә, районда беренчеләрдән булып, арпа чәчүгә керештеләр. Бүгенге көндә барлык агрофирмалар һәм «Нива» ширкәтендә арпа чәчү эше бара.
“Зәй шикәре” агрофирмасының барлыгы 20600 гектар чәчүлек мәйданы бар: аның 2309 гектарына – арпа, 3085 гектарына - язгы бодай, 2783 гектарга - чөгендер, 2298енә күпьеллыклар чәчеләчәк. Әйткәнебезчә, әлеге агрофирманың “Чыбыклы” бүлекчәсендә ике көн элек 251 гектар мәйдан биләгән “Куды” басуында арпа чәчүгә керештеләр.
-Сыналган “Нур” сорты чәчелә, узган ел ул гектарыннан 30-31 центнер уңыш бирде. Быел тагын да күбрәк уңыш алырга исәп тотабыз, - ди агрофирманың баш агрономы Җәүдәт Фәйзуллов.
Агрофирманың машина-трактор паркы язгы кыр эшләренә куәтле “К-744” тракторы, “Амозоне” чәчү комплексы белән тулыланган. Заманча тракторның чәчкеч киңлеге - 12 метр. Куәтле тракторлар һәм чәчкечләр белән агрофирма язгы кыр эшләрен кыска срокларда башкарып чыгарга ниятли.
“К-744” тракторын Владимир Корнилов белән Павел Мельников, яңа агрегатлы “КЗК-40” тракторын Илшат Мөхәммәдиев иярли. Бу егетләр узган елгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре район слетында бүләкләнделәр. Быел да сынатырга исәп юк, ди алар, беравыздан. Биредә эш беткәч, алар янәшәдәге басуда арпа чәчүгә керешәчәк.
Чәчүчеләргә фатиханы район башлыгы Разиф Кәримов, “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов бирде. Беренче орлыклар имам-мөхтәсиб, “Нур” мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камаловның догалары белән җир куенына салынды, күтәрелгән куллар буш китмәсен. Элек-электән бабаларыбыз тубалдагы орлыкларны буразналарга изге дога белән салганнар.
-Җәүдәт абый, беренче булып чәчүгә синең басуда керештек, рәхмәт сиңа, - диде район башлыгы.
Хәерле язлар, җәйләр булып, вакытында җиле исеп, вакытында яңгыр явып, район басу-кырларыннан мул, бәрәкәтле уңыш җыеп алырга язсын.
Агымдагы язда кыр эшләренә ныклы әзерлек белән керешелде. Хуҗалыклар яңа техникалар белән тәэмин ителде. Бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Матур көннәр дә вәгъдә итәләр. Дым бар чакта, чәчеп калырга өлгерергә кирәк.
Шул рәвешле, район басу-кырларына агымдагы язда барлыгы 56 мең гектар мәйданда язгы культуралар чәчеләчәк. Шуларның 28 мең гектарын – бөртекле культуралар, 12,5 меңен - терлек азыгы, 12,5 мең гектарын шикәр чөгендере биләячәк. Хәерле сәгатьтә, игенче!