Электрон технологияләрне - Авыл җирлегенә
Заман алга киткән саен халыкның электрон технологияләрне үзләштерү дәрәҗәсе дә үсә бара. Уңайлы формада электрон юл белән эшләү мөмкинлеге авыл җирләрендә яшәүчеләрне дә торган саен ныграк җәлеп итә. Финансистлар, электрон технологияләр белгечләре әйтүенчә, алга таба кәгазь акчалар белән эш итү бөтенләй булмаячак. Бүген күпләр финанс белән бәйле мәсьәләләрне пластик банк карталары аша хәл итәргә күнегеп килә. Кибеткә керсәң дә, төрле түләүләрне башкарам дисәң дә, хәтта чит ил фирмаларыннан заказ белән әйбер кайтартырга теләсәң дә, пластик карталар ярдәмгә килә. Бүгенге көндә республика халкының 33-35 проценты электрон хезмәтләрдән файдалана.
Ай саен һәркайсыбызга торак-коммуналь хезмәтләр, газ, телефон-интернет, балалар бакчасы, ЮХИДИ штрафлары һ.б. өчен түләү кәгазьләре килә. Вакытның кадере зур булган бүгенге заманда төрле хезмәтләр өчен интернет аша түләүнең өстенлеген күпләр сизеп өлгерде, ә авыл җирләрендә яшәүчеләр өчен каядыр барып, чират тормас өчен бу бигрәк тә кулай. Электрон акчаларның көче дә шунда: алар мизгел эчендә тиешле гамәлләрне теләсә кайсы вакытта һәм урында, минималь комиссия җыемы бәрабәренә башкарырга ярдәм итә.
Татарстан электрон технологияләр үсеше буенча юкка гына Россиядә алдынгы урында бармый. Республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы булдырылу моңа аеруча зур йогынты ясады. Дәүләт хезмәтләре порталында 1,5 миллионнан артык кеше шәхси кабинетын ачкан. “Услуги РТ” мобиль кушымтасыннан 65 меңнән артык кеше файдалана. Өстәвенә, узган елның 1 февраленнән торак-коммуналь хезмәтләр өчен порталда комиссиясез түләү мөмкинлеге тудырылды. Республика Президенты инициативасы белән мәктәп укучыларының башкаларны әлеге порталда теркәп, түләүләрен башкарырга ярдәм итүне оештыру да сизелерлек уңай нәтиҗә бирде. Бу бигрәк тә авыл кешеләрен порталда теркәтүдә җитди роль уйнады. Районнан “IT-чемпион” бәйгесендә Түбән Биш мәктәбе укучы-укытучылары актив катнашты.
- 2013-2014 уку елында Татарстанда “IT-чемпион” бәйгесе игълан ителгәч, без анда бик теләп һәм кызыксынып катнаштык, чөнки безнең мәктәптә укытучылар Татарстан дәүләт хезмәте порталы системасын өйрәнеп, аның буенча эш итүне үзләштергән иде. Шәхсән үзем генә дә 2013 елдан әлеге ресурс аша торак-коммуналь хезмәтләр, салымнар, телефон һ.б. 20ләп түләүне шушы юл белән башкардым. Ә мәктәп бәйгедә катнашу өчен үз стратегиясен билгеләп, Түбән Биш авыл җирлегенә караган дүрт авылны, балалар санына карап, классларга беркетеп чыктык һәм эшне контрольдә тоту аерым педагогларга йөкләнде. Һәр укучы укытучы ярдәме белән электрон түләүләрне дәүләт хезмәте порталы аша башкаруда авыл халкына булышырга кереште. Башта укытучылар үз электрон карталары белән торак-коммуналь хезмәтләр, телефон, электр энергиясе, газ һ.б. өчен түләүләрне башкарып, квитанцияләрне чыгарып биргәч, кешеләр аларга кәгазь акчаларын бирделәр, ә соңрак моның уңайлылыгын аңлаучылар, үзләре банкларга барып, электрон карталар ясатты, - ди Түбән Биш мәктәбе директоры Сергей Чернов.
Әлбәттә, бу яңалыкны ныклап гамәлгә кертеп җибәргәнче, педагогларга аңлату эшләрен еш алып барырга туры килә. Чөнки кешеләр акчаларының каядыр китеп югалуыннан курка. Педагоглар үз мисалларында моны ничек эшләүләрен ата-аналар җыелышында онлайн режимда порталда эшләү системасын этаплап күрсәткәч, уңайлы түләү алымыннан файдаланырга теләүчеләр арта башлый. Хәтта 2007-2008 елларда шушы ук укытучылар авыл пенсионерларын мәктәпләрдә интернет челтәреннән файдаланырга өйрәтү курслары үткәргәндә, электрон юл белән эшләүне төшенеп калучы өлкәннәр, хәзер өйләреннән чыкмый гына, түләүләрен заманча юл белән башкарырга керешкән. Почта бүлекчәләренә йөреп түләүләр башкару мәшәкатеннән котылучылар укучы-укытучыларга рәхмәтле булуларын белдерәләр. Түбәнбишлеләрнең бу системаны тиз үзләштерүләрен күреп, күрше авыллар да кызыксынып аларга мөрәҗәгать иткән.
- «IT-чемпион» бәй-гесендә катнашып, без авылдашларыбызга, күрше авыл халкына заманча электрон хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген өйрәтеп зур файда китерсәк, икенчедән, мәктәп, укучылар өчен дә матди яктан файда алдык. 2014 елда, билгеле булганча, мәктәп бәйгедә җиңү яулап, республикада иң күп электрон түләүләр башкартучылар рәтенә керде һәм интерактив такта белән бүләкләнде, ә бер укучыбыз ноутбук алды, 2015 елда бер кызыбыз җиңүче булып планшет белән бүләкләнде, күп кенә укучылар төрле призларга ия булды. Бәйге төгәлләнсә дә, бу эшкә керешкәч, безнең укучы-укытучыларыбыз мөрәҗәгать иткән авыл кешеләренә ярдәм итүләрен туктатмыйлар, - ди Сергей Чернов.
Алай гына да түгел, түбәнбишлеләр дәүләт хезмәтләре порталының яңарып торган хезмәтләреннән файдалануны арттыралар. Мәсәлән, быелның беренче яртысына газета-журналларга электрон юл белән язылганнар. Каядыр еракка поезд, самолет белән барырга кирәк булганда да электрон билет сатып алуга өстенлек бирәләр, он-лайн банктан да еш файдаланалар. Электрон юл белән китүче акчаларның ышанычлы төстә тиешле урынга барып җитүе өчен Kaspersky Internet Security дип исемләнгән вируска каршы программадан файдаланабыз, ди алар.