Алда - «Язгы игелек атнасы»
Районда “Язгы игелек атнасы” үткәрү традициягә әверелде. Агымдагы елда ул 15-24 апрельдә уза. Ул “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда шәһәр мәктәпләренең ирекле волонтерлар хәрәкәте отрядлары катнашында тантаналы төстә ачыла. Атналык кысаларында мохтаҗ, авыр хәлдә калган гаиләләргә төрле ярдәм, каһарман-якташлар хөрмәтенә урамнар чистарту, тәртипкә китерү, игелекле эшләр башкарыла. Акциядә һәркем катнаша ала.