"Моның белән 2020 елда минималь хезмәт хакы зурлыгын эшләгән кешенең яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә" дип ассызыклады Д. Медведев.
1 июльдән Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы зурлыгын 7,5 мең сумга кадәр күтәрәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Хөкүмәтенең отчет чыгышы ясаганда белдерде. Ул ел башыннан МХХЗ 4 процентка артуын әйтте. 1 июльдән 20 процентка артачак.
"2020 елда МХХЗ хезмәт кешесенең яшәү минимумына җиткерелергә тиеш" диде ул.