Чисталык үзебез өчен
1 апрельдән старт алган шәһәр-районда санитар чистарту буенча икеайлык дәвам итә. Соңгы атналарда бу юнәлештә эш шактый җанланды, Зәй урамнары күзгә күренеп чистара. Шактый предприятие-оешмалар, учреждениеләр үз биләмәләрен атна саен диярлек чуп-чардан арындыру эшен оештыралар. Шуның нәтиҗәсе буларак, шәһәрнең шактый урамнарындагы газоннарда үлән яшәрде. Тиздән, көннәр яңадан җылытып, яңгырлар туктагач, урамнардагы агач кәүсәләре агартылачак. Авыл җирлекләрендә дә санитар чистарту эшенә керешә баралар.
Бу шимбәдә районда агач утырту буенча өмә оештыру планлаштырыла.