Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәткә галимнәр килде

Әлмәттә үзенчәлекле чара булып узды. Миңлебай газ эшкәртү заводының 60 еллыгына багышлап оештырылган әлеге фәнни-гамәли конференциягә республикадан гына түгел, ә бәлки Мәскәү, Новосибирск, Краснодар һәм башка төбәкләрдән килгән иделәр. Чыгышларда көн кадагында торган сораулар күтәрелде һәм аларны чишү юллары тәкъдим ителде.

Татарстанда бердәнбер

Әлмәтлеләрнең хәтерендәдер, Миңлебай газ эшкәртү заводы оешу тарихы 50 нче еллар башына барып тоташа. Нәкъ менә шушы чорда  Татарстанда нефть ятмаларын интенсив эшкәртә башлыйлар. Ул чакта СССРда беренчеләрдән диярлек булып төзелгән газ эшкәртү заводы нефть химиясе сәнәгате өчен кыйммәтле чимал әзерли.

– 1956 елда эшләтеп җибәрелгән заводның бай тарихы һәм үсеш тәҗрибәсе бар. Ул озак еллар дәвамында СССРның газ эшкәртү флагманы булып торды, ә инде 1976 елга иң эре завод булып җитеште, – диде конференцияне ачып, «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе начальнигы Илшат Шәрипов. – Биредә үз чоры өчен алдынгы технологияләр эшләнде, уникаль җайланмалар төзелде.

МГПЗның проект-экспулатация тәҗрибәсе Советлар Союзының газ эшкәртү тармагы үсеше өчен  зур этәргеч була. 2002 елда завод тарихының яңа бите ачыла – ул «Татнефтегаз» идарәсе һәм  «Трансуглеводород» ЯАҖ белән берлектә  «Татнефть» компаниясе  составына кертелә һәм  «Татнефть газ эшкәртү» идарәсенә әйләнә. Илшат Әнәсович моның  производствоны модернизацияләү һәм яңарту өчен зур мөмкинлекләр бирүен билгеләп үтте. «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе иярчен нефть газын һәм җиңел углеводородларның киң фракциясен җыю һәм эшкәртүче бердәнбер предприятиегә әйләнә.

–  Бүгенге конференциянең төп максаты фәнни-тикшеренү институтлары, газ эшкәртү белән шөгыльләнүче, әлеге тармак өчен җиһазлар ясаучы предприятиеләр вәкилләре белән тәҗрибә һәм белемнәрне уртаклашудан гыйбарәт. Әлеге очрашу Россиянең газ эшкәртү предприятиеләре ширкәте  төзү өчен башлангыч булсын иде, – дип кунакларга үзенең теләкләрен ирештерде җитәкче.

«Татнефть» компаниясе генераль директорының производство буенча беренче урынбасары, баш инженер Наил Ибраһимов та  хезмәт коллективын Миңлебай газ эшкәртү заводының 60 еллыгы белән котлап, бу сан артында күп буын газ эшкәртүчеләрнең фидакарь хезмәте, Советлар Союзы күләмендә зур уңышлар булуын, иярчен нефть газын сәнәгатьтә  куллана башлау, экологик торышны яхшырту  торуын ассызыклады.

– Өч предприятиене берләштереп, «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе төзүнең кирәклеген һәм мөһимлеген вакыт раслады, – диде ул. –  2015 елда соңгы ике дистә ел эчендә иң югары дәрәҗәдәге иярчен нефть газын җыюга ирешелде. Бу – якынча 900 миллион кубометр. «Татнефть» нең  иярчен нефть газын куллану буенча күрсәткече югары – 95 проценттан артык. Әйләнә-тирә мохитка техноген тәэсир итүләрне киметү буенча программа уңышлы тормышка ашырыла. «Татнефть газ эшкәртү» идарәсенең товарлыклы продукциясе барлык таләпләргә җавап бирә һәм чимал буларак, Татарстанның, Россиянең, якындагы чит илләрнең нефть химиясе предприятиеләре тарафыннан уңышлы кулланыла. Эшкәртү предприятиеләренең ягулык-энергетика комплексын фәнни-техник казанышлардан файдаланмыйча үстерү мөмкин түгел. Шуңа күрә бүгенге очрашу тәҗрибә уртаклашудан тыш бер юнәлештәге предприятиеләр һәм институтлар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне ныгыту да булсын иде.

Кызыклы да, файдалы да

Фәнни-гамәли конференциядә күтәрелгән сорауларның актуальлеген һәркем билгеләп үтте. Мисал өчен, «ТАТНЕФТЕХИМИНВЕСТ-ХОЛДИНГ»  ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин нефть-газ химиясе үсеше перспективалары турында сүз алып барып, соңгы елларда кара алтын табуның кимүен, ә менә нефть продуктлары җитештерүнең арта баруын искәртте. Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре инвестицияләре динамикасының да үсүе күзәтелә. «Чималны эшкәртми торып нәтиҗәгә ирешеп булмаячак, – дип исәпли  Рафинат Саматович. – Бүген дөньяда газ белән проблема күзәтелә. Безгә Ходай үзе газны үзебездә генә эшкәртү мөмкинлеген биргән».  Дөньядагы расланган табигый газ запасларының иң күбе Россиядә – 24 процент, ягъни 48,8 триллион кубометр. Табигый газдан куллану вариантлары бихисап.  Докладта аларны эшкәртүнең перспективалы технологияләре һәм башкалар  хакында да җентекле сүз булды.  

Мәскәүдән килгән техник фәннәр докторы, профессор Фирдәвес Җәгъфәров сүзен шушындый файдалы һәм кызыклы конференция оештырганнары өчен рәхмәт әйтүдән башлады. Ул да илебезнең углеводород чимал потенциалының зур булуын бәян итте. Дөньяда хәзерге вакытта елына 900 миллион тоннадан артык органик химия продукты җитештерелә икән. Шуның 90 проценты нефть һәм газ нигезендә эшкәртелә. Профессор безнең илдә этилен җитештерүне арттырырга кирәк дип исәпли. Әлегә ул Россиядә бер кешегә елына 17 килограмм туры килә, ә көнбатыш Европада бу сан 81 кг тәшкил итә. 2030 елга аны куллануныц дүрт тапкырга артуы көтелә.

Докладларның һәммәсе кызыклы иде. Аларда аз тонналы газ химиясе өчен яңа концепцияләр, коррозиягә кагылышлылары, иярчен нефть газын һәм җиңел углеводорларның киң фракциясен эшкәртү проблемалары һәм башкалар күтәрелде. Иртәнге сәгать унда башланып  өчкә кадәр дәвам итсә дә, беркем дә ялыкмады. Киресенчә, “Юность” ял базасының конференц залына мондый үзенчәлекле очрашуга җыелучылар чыгыш ясаучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар яудырды гына.

Пленар өлеш тәмамланганнан соң урнаштырылган стендлар янында докладлар башланды. 19 чыгыш секцияләргә бүленеп яңгырады. Беренче  секция газ эшкәртү технологиясенә багышланды. Икенче секциядә экология, коррозиядән саклау, сәнәгать куркынычсызлыгы, өченчесендә газ эшкәртү җиһазлары, дүртенчесендә персоналны әзерләү һәм тренажерлар, соңгысында газ эшкәртүдәге технологик процессларны автоматлаштыру мәсьәләләре турында сөйләделәр. Шунысы куанычлы, трибуна артында  һәм стендлар янында яшьләр дә шактый иде. “Химия кызыклы һәм авыр өлкә. Газ химиясе тагын да кызыклырак”, – дип мөрәҗәгать итте яшьләргә зур тәҗрибәгә ия галимнәр һәм җитәкчеләр.

Чыгышлар вакытында гына түгел, фикер алышуларда да «Татнефть газ эшкәртү заводы» идарәсенә  ил күләмендә зур һәм күләмле  чара оештырганнары өчен рәхмәт җиткерүчеләр күп булды. Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар биредә күтәрелгән сорауларның  актуальлеген һәм әһәмиятен искәртеп, киләчәктә дә мондый очрашуларны даими үткәрү кирәклегенә басым ясадылар.

Рафинат Яруллин, «ТАТНЕФТЕХИМИНВЕСТ-ХОЛДИНГ» ААҖ генераль директоры:

–       Совет чорында бихисап факеллар яна иде. Хөкүмәт тә, «Татнефть» ААҖ дә әлеге газларның януын туктату өчен  зур чара күрде. Соңгы вакытта  хөкүмәт моңа йөз белән борылды һәм иярчен нефть газын утильләштерү нормасын 95 процент итеп билгеләде. «Татнефть» бу нормага керде. Монда биредә хезмәт куючыларның зур хезмәте ята. «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе бүген елына 800 миллион кубометрдан артык газ эшкәртә. Барлык продуктка ихтыяҗ бар. Моннан тыш газга өстәлгән бәя  Әлмәттә калачак. Иң мөһиме – эш урыннары бар. «Татнефть» экологияне яхшырту буенча зур эш башкарды. Киләчәктә тә бу юнәлешне үстерергә, эшкәртергә, эшләргә кирәк.

Александр Мокшаев, «ГазпромДобычаОренбург» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары-баш инженер:

–       Бүгенге конференция үтә мөһим. Анда илнең төрле почмакларыннан практиклар гына түгел, теоретиклар да, инженерлык үзәкләреннән дә күп белгечләр килгән.  Безнең компаниягә килгәндә, «Татнефть»нең тәҗрибәсен җентекле өйрәнәбез. Нефть-газ кластерлары тәҗрибәсен куллану зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Татарстанда барлык шартлар тудырылган. Әгәр һәркем шушы тәҗрибәне кулланса, тагын да баерак  булырбыз. Шуңа күрә мин бүген биредә булуыма бик шат. Конференция безгә тәҗрибә уртаклашырга гына түгел, элемтәләр урнаштырырга да ярдәм итә. Югары дәрәҗәдә оештырылган, яхшы мохит. Әлеге очрашуларны даими рәвештә төрле  җирдә уздырырга кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *