Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәт ветераннарына картаерга ирек бирмиләр

Быел халкыбыз Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлмәттә әлеге уңайдан чаралар башланды инде. «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең Җиңү көненә багышлап оештырылган үзенчәлекле бер чарасы «Татнефть» спорт комплексында  узды.

Спорт – ул сәламәтлек

Сәламәт яшәү рәвешенең күп кенә сырхауларны җиңәргә ярдәм итүен, кешедә ышаныч, күтәренке кәеф тудыруын аңлаган предприятие-оешмалар хезмәткәрләрен физкультура-спортка җәлеп итүгә зур игътибар бирә. «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе –  шуларның берсе. Коллективта эшләүчеләрнең генә түгел, лаеклы ялда булганнарның да сәламәтлеген ныгыту кайгыртыла. Гомумән, идарәнең ветераннар советы эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе итеп нәкъ менә пенсионерларга физик  һәм мәдәни тәрбия бирү, алар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау билгеләнгән. Моның өчен тиешле шартлар да тудырылган. Ветераннар «Татнефть» ААҖ спорткомплексындагы бассейнга йөри алалар, төрле секцияләр дә алар карамагында.

Сүз уңаенда, җәй көне һәркемнең эш-мәшәкатьләр чоры булса да, лаеклы ялдагылар үзләрен чакыруга бик теләп киләләр. Бергәләшеп җиләк-гөмбә, дару үләннәре җыярга табигать кочагына чыгу, алар фикеренчә, хәрәкәт тә, организмны ныгыту да булып тора. Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр.

- Безнең пенсионерлар шәһәр һәм район күләмендә уздырылган «Өченче яшь» спартакиадасында да актив катнаша. 100 дән артык кешедән торган командабыз 11-12 спорт төре буенча чыгыш ясый. Шөкер, сынатмыйбыз, дүрт ел рәттән «Әлмәтнефть» ветераннары командасы беренче урын алды һәм җиңүче булып танылды. Монда аларны спортка тарту юнәлешендә алып барылган эш тә зур роль уйнады, – диде идарәнең ветераннар советы рәисе Анатолий Бочкарев.

Кубок һәм дипломнары шактый ветераннарның. Ярышларда катнашучылар өчен ел саен тантаналы кичә дә оештырыла икән. Анда «Өченче яшь» спартакиадасында катнашучы һәркемгә «Әлмәтнефть» идарәсе һәм профсоюз комитетыннан Мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

Шунысын да искәртеп үтәсе килә, идарәнең ветераннар советы ел саен иң яхшы цех ветераннар оешмасы исеменә смотр-бәйге оештыра. Анда спорт эше дә исәпкә алына. Шуңа күрә бу да үзенә күрә эшне җанлы итеп алып баруда зур этәргеч һәм кызыксындыру чарасы булып тора.

Җиңү бәйрәме алдыннан идарәнең пенсионерлар арасында үзенең спартакиадасын  уздыруы күркәм традициягә әйләнгән. Шулай ук  башка нефть-газ чыгару идарәләре ветераннары белән көч һәм җитезлекне сынашулар була. Мисал өчен, узган ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Баулыда «Әлмәтнефть» һәм  «Баулынефть» предприятиеләре пенсионерлары ярыш уздырган. Аннан соң күршеләр үзләре Әлмәткә килгән. Бильярд уйнап, узышып, хатирәләр белән уртаклашып тәмамланган әлеге бәйге дә.

Бер күрешү – үзе бер гомер

Менә быел да пенсионерлар спорткомплекска җыелды. Тантаналы ачылышка кадәр бер сәгатьтән артык вакыт булуга да карамастан, алар инде биредә, ярышлар башлануын көтеп тора. Бер-берсе белән кочаклашып, сагынышып күрешүчеләр дә юк түгел.

– Быел бишенче спартакиадабызны уздырабыз. Бу юлы 180 ләп кеше килде. Бездә чикләүләр юк, анда теләгән һәркем катнаша ала. Безнең ветераннар шәһәрдә генә түгел, авылларда да яши. Алар элеккеге хезмәттәшләре белән еш очраша алмый, шуңа күрә спартакиада үзенә күрә аларны очраштыру, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сораштыру урыны да, –  диде ветераннар советы рәисе.

Спартакиаданы ачу тантанасы үзе бер истә калырлык, матур булып узды. Спорткомплекс чын мәгънәсендә бәйрәм аһәңенә күмелде. Ярышларда катнашырга барлык 18 цехтан да ветераннар килгән. Тырыш, намуслы эшләп, хәзер инде лаеклы ялда булган, бүген инде хезмәт ярышын спорт бәйгесенә алыштырган мөхтәрәм затларны «Әлмәтнефть» идарәсе начальнигының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Александр Верия сәламәләде. Ул ветераннарга уңышлар, сәламәтлек теләде, идарә тарафыннан спорт белән шөгыльләнү һәм файдалы ял итү өчен бөтен шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Моның чынлап та шулай булуын тагын бер мисал раслый – идарә хезмәткәрләре  «Татнефть» буенча уздырыла торган спартакиадада уңышлы чыгыш ясап, ике дистә елга якын чемпион булып танылып киләләр.  

Изге теләкләрен белдерергә идарәнең яшьләр лидеры Артур Шакиров та, шәһәр һәм район ветераннар советыннан һәм башкалар да килгән иде. Лаеклы ялдагылар үзләре дә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырганнары, кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен бик тә рәхмәтле. Идарәнең ветераннар хоры теләкләрен дәртле җырлар аша җиткереп, спартакиадада катнашучыларны җиңүләргә тагын да канатландырды.  

Менә шундый күңелле мизгелләр белән башланып китте спартакиада. Ярышлар ГТО программасы буенча барды. Өлкәннәрнең бер төркеме дартс төрендә көч сынашканда икенчеләре скакалкадан сикерде. Шулай ук ир-атлар эскәмиядә тартылып, хатын-кызлар пресс күнекмәләрендә, аннан соң һәркем тезләрне бөкмичә алга иелеп, спорт белән ничек дус булуларын күрсәтте. Спорткомплекс тренерлары һәркемнең күрсәткечләрен язып барды.

Подвалда винтовкадан атуда мәргәнлекләрен сынарга теләүчеләр дә күп иде. Аларның арасында Ленини ордены кавалеры, тыл ветераны Шәйхразый Хәбибуллин да булды. Тугызынчы дистә белән баручы хезмәт батыры винтовканы да буйсындырды – мишеньдә тишекләр хасил булды.  

Ярышлардан бушаган арада өлкәннәр икенче катка үзләре хөрмәтенә әзерләнгән чәй табынына үтте.

–                          Без шәһәрдә уздырылган һәр чарада да шулай ашап-эчеп алу оештырабыз. Транспорт белән дә тәэмин итәбез. Боларның һәммәсе ветераннарың кәефен күтәрә, яңадан-яңа очрашуларга әйди. Бүген югары күрсәткечләргә ирешүчеләрне район күләмендә узучы «Өченче яшь» спартакиадасына сайлап алабыз һәм алардан команда туплыйбыз, – дип искәртте Анатолий Бочкарев.

Хөрмәтле өлкәннәребездә азактан ярышларның көч һәм рух ныклыгын арттыруын билгеләп үтте. Аларның шулай дәртләнеп физкультура белән шөгыльләнүләре күп кенә яшьләргә үрнәк.

 

Сәхипҗан Фәретдинов, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, тыл ветераны:

– Мин “Әлмәтнефть” идарәсендә 32 ел эшләдем. Сугыш чорын да баштан кичердем. Шуны ышанып әйтә алам, спорт белән яшьтән үк шөгыльләнергә кирәк. Ул тормышта бик кирәкле нәрсә. Мин 89 нчы яшем белән барам. Һәрвакыт хәрәкәтләнергә, сәламәт булып яшәргә тырышырга кирәк.  Безнең идарәдәнең өлкәннәрне шулай җыеп, үзара ярыштырулары мактауга лаек. 

 

Исрафил Әмиров:

– Лаеклы ялга киткәнемә 4 ел. Нефть чыгару операторы булып эшләгән идем. Спорт чараларында даими катнашам. Кыш көне дә монда шөгыльләнәбез. Ветераннар советына рәхмәттән башка сүз юк, безнең сәламәтлекне ныгытуга зур игътибар бирәләр.  

 

Надежда Зюлева:

–Мин элеккеге 1 нче ЦДНГ диспетчеры. Бүген бирегә беренче тапкыр килдем. Атуда да катнаштым. Бик үк уңышлы булмаса да, өч тапкыр атудан 7 очко җыйдым. Дротиклар ыргыттым, тартылдым. Миңа бик ошады. Күпме танышымны очраттым биредә. Кыскасы, күңелле һәм кирәкле чара. Оештыручыларга рәхмәт.

 

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *