Бездә коллекторлар эшен тыймакчылар
Депутатлар Татарстанда коллекторлар эшчәнлеген туктатырга тели.
Әлеге закон проектын тикшерүгә КПРФтан сайланган депутатлар тәкъдим иткән. Алар фикеренчә, коллекторлар эше физик затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен боза. Шулай итеп, Татарстанның Россиядә мондый адымга барган икенче төбәк булуы ихтимал. Кемерово өлкәсендә шушындый закон кабул ителгән инде.