Зәй “Шатлык” үзәгендә иҗтимагый оешмалар вәкилләре “түгәрәк өстәл” артында сөйләште
Зәй “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә район иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү үтте. Очрашуда район ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин, инвалидлар оешмасы рәисе Илдус Талипов, сукырлар җәмгыяте рәисе Мария Костюченко, “Чернобыль” берлеге рәисе Владимир Санин катнашты. Мондый сөйләшүләр квартал саен оештырыла. Очрашуда иҗтимагый оешма вәкилләренә актуаль мәсьәләләр - “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өч структур бүлекчәсендә күрсәтелүче хезмәтләр, социаль яклау бүлеге Эльмира Хуҗина халыкның төрле категориясен социаль яклау чаралары турында аңлатты. Соңыннан сорауларга җаваплар бирелде, нәтиҗәләр ясалды. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар бердәм эшчәнлек өчен бер-берсенә рәхмәт белдерделәр.