Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда балалар арасында суицид очрагы: имтихан белән куркытмагыз!

Кукмара районының Балыклы авылында 14 яшьлек укучы малай үз үзенә кул салуы турында хәбәр иткән идек.


Аны үзләренең печәнлегендә үлгән килеш тапканнар. Хокук саклаучылар бу вакыйга буенча тикшерү эше ачкан.

Укучының бу адымга БДИ имтиханнарына бәйле рәвештә баруы ихтимал дип тә әйтәләр. Беренчел фаразлар буенча, мәктәптә укытучылар  малайга төп дәүләт имтиханын бирә алмыйсың дип басым ясаганнар. Фаҗига алдыннан аның  директор урынбасары белән сүзгә килгәне билгеле. Республиканың Тикшерү комитеты, прокуратура бу эшне тикшерә, малайның кәрәзле телефонын һәм компьютерын да караячаклар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге исә бу мәсьәлә буенча тикшерү эше башланганны гына әйтә алды.

Имтиханнарга килгәндә, хәзер вакытыннан алда имтихан тапшыру чоры бара. БДИны чыгарылыш сыйныф укучылары 27 майдан, төп дәүләт имтиханын тугызынчы сыйныфлар 26 майдан башлап бирәчәк. Ә менә татар теленнән бердәм республика тесты (ЕРТ) мәктәпләрдә 25 апрельдә үк узачак.

Психологлар имтихан тапшыруга дөрес туклану да тәэсир итә дип саный. Әйтик, кишер хәтерне яхшырта, кәбестә куркуны киметә, чикләвек чыгыш ясаганда үз-үзеңә ышаныч өсти, инжир иҗади фикер йөртергә булыша. Имтихан вакытында иң мөһиме – күп итеп газсыз, гади су эчәргә кирәк. Имтиханнар бу тормышта иң куркыныч әйбер түгел икәнен дә онытмаска кирәк. БДИларны кабат тапшырырга да була, үзең теләгән уку йортына урнаша алмасаң, башка һөнәрне үзләштерергә, бәхетеңне киләсе елларда сынап карарга мөмкин.

Ничек кенә булмасын, үз эчеңә бикләнергә ярамый. Һәр укучы да исендә калдырсын иде: имтиханны бирсәң, бирмәсәң дә, әти-әниең өчен син барыбер иң кадерле, яхшы кеше булып калачаксың. Ә әти-әниләргә, укытучыларга психологлар баланы ничек бар шулай кабул итәргә, имтиханнар алдыннан куркытмаска, башкалар алдында мактану өчен генә яхшы билгеләргә укытырга тырышмаска киңәш итә.

http://shahrikazan.com/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *