Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскилылар конкурста катнаша ала


«Татнефть» компаниясе республикада Су саклау зоналары елы кысаларында «Табигать тере булганда, мин дә сәламәт»  (“Жива природа – жив и я”)  балалар өчен рәсем бәйгесе игълан итә.

“Суның тылсымлы дөньясы”, “Һәрбер тамчыда тормыш” темаларына кагылышлы булган рәсем конкурсында дүрт яшьтән алып уналтыгача кадәр бала катнаша ала.

Ул 12  апрельдән алып 12 майга кадәр дәвам итәчәк. 

Тематикасы:

√ суның кеше тормышындагы роле;

√ туган якның елгалары һәм инешләре;

√ нефтьчеләр суга саклык белән карый;

√ суның сихри дөньясы: флора һәм фауна;

√ су – тормыш ул, чиста итеп саклыйк;

√ суны саклау – һәркемнең бурычы.

   Рәсемгә таләпләр:

1. эшнең исеме һәм датасы;

2. авторның исеме һәм фамилиясе, яше;

3. яшәү урыны;

4. ата-ананың эш урыны;

5. элемтә өчен телефон.

Рәсемнәрне төрле материалдан (ватман, катыргы, тукыма) эшләргә  һәм аны  ясау буенча төрле буяулар куллану рөхсәт ителә. Рәсемнәргә нәтиҗә сәнгать күзлегеннән сыйфатлы булуы, бәйгенең тематикасына якын килүе һәм авторның иҗади карашы буенча бәяләнә.

Җиңүчеләр 24 майда билгеләнә. Диплом һәм бүләкләр яшь категориясе буенча: кечкенәләр төркеме дүрт яшьтән тугыз яшькәчә, уртача төркем ун яшьтән алып унөч яшькәчә һәм зурлар төркеме ундүрт яшьтән алып уналтыгача бирелә. Һәрбер яшь  категориясендә икешәр беренче, икенче һәм өченче  урыннар каралган. Шулай ук бәйгедә катнашучыларны: “Теманы оригиналь яктырту”, “Юмор өчен”, “Җаваплылык һәм патриотизм өчен”, “Иң яшь катнашучы”, “Оригиналь техник башкаручы”, “Эчкерсезлек һәм тойгыларның ачыклык чагылышы” номинацияләре  буенча махсус призлар көтә. Ә бәйгенең иң яхшы рәсеме Гран-прига ия булачак.

Бәйгенең нәтиҗәләре “Татнефть” компаниясенең официаль сайтында, республикада басылган чыганакларда һәм “Нефтяная газета”сының электрон вариантында яктыртылачак. Бәйгедә катнашучыларны “Тамашачы призы” да көтә. Аларга электрон рәвештә иң күп тавыш җыйган конкурсантлар лаек булачак.

Рәсемнәрне түбәндәге адреска җибәрергә:

Әлмәт шәһәре, Заслонов урамы, 20 нче йорт, 313 нче офис. Телефон: 373-192.

Тулырак мәгълүматны  www.gazeta.tatneft.ru сайтының «Конкурслар» бүлегеннән укып белә аласыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *