Файдалы коктейльләр
Яз – авитаминоз вакыты. Әйдәгез, файдалы коктейльләр ясарга өйрәнәбез.
· Кишер + имбирь+ алма – иммун системасын ныгыта.
· Алма + кыяр+ сельдерей – холестеринны киметә, баш авыртуыннан, ашказаны эшчәнлеге бозылуыннан коткара.
· Помидор + кишер + алма – тән төсен яхшырта, авыздан килгән начар исләрне бетерә.
· Ачы борыч + алма + сөт – авыздан килгән начар исләрне бетерә, тән температурасын төшерә.
· Әфлисун + имбирь + кыяр – тәннең төсен һәм дымлылыгын яхшырта, тән температурасын төшерә.
· Ананас + алма + карбыз – артык тозларны чыгарырга булыша. Сидек куыгына һәм бөерләргә уңай йогынты ясый.
· Алма + кыяр + киви – тән төсен һәм дымлылыгын яхшырта.
· Груша + банан – кандагы шикәр микъдарен көйли.
· Кишер + алма + груша + манго – тәннең эчке җылылыгын күтәрә, токсиннарга каршы торуны арттыра, кан басымын төшерә.