Әлмәт районы башлыгы төшке ашка дәшә [+ФОТОЛАР]
Әлмәт яңарыш кичерә. Соңгы вакытта нинди генә очрашу, фикерләшүне алма, һәммәсе дә диярлек үзгә форматта үтә. Кече һәм урта бизнес вәкилләре белән «Нефтьче» Мәдәният сарае холлында узган сөйләшү дә яңача булды.
Ачыктан-ачык аралашу уңай нәтиҗәләргә китерә – бу дәлилләнгән. Менә бу юлы да җитәкчелек каршында тезелешкән эшмәкәрләр «Әлмәт районы: тормыш һәм уңыш территориясе» темасына оештырылган очрашуда үзләрен борчыган сорауларны бирү, тәкъдим-идеяләре белән уртаклашу мөмкинлеге тудырылды.
Очрашуда Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов та катнашты. Ул 3 ел элек эшмәкәрләргә ярдәм итү максатыннан вәкиллек каршында институт төзелүе искәртте. Аны максаты - бизнес җәелдерергә мөмкинлек бирелмәгәндә, бюрократик басымнар күзәтелгәндә ярдәм кулы сузу. «Әлмәттә бу яктан борчылырга урын юк, ике зур сәнәгать мәйданчыгы эшли, аңлаешлы караш бар», – диде вәкил. Әмма, шулай булса да, без әле эшмәкәрлек буенча республикада нык калышабыз. Шуңа күрә Әлмәткә әңгәмә режимындагы мондый аралашулар ике як өчен дә бик кирәк. Эшмәкәрлекне үстерү буенча департамент директоры Сергей Скобельников чыгышыннан аңлашылганча, безнең районда 7 меңләп кече һәм урта бизнес вәкиле санала. Кече предприятиеләрдә 12270 кеше эшли. Эшмәкәрләрнең яртысы диярлек сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә.
– Сатып алучылар саны кимегән очракта аларның предприятиеләренә ябылу куркынычы яный. Бу борчылырга җирлек, – диде Сергей Скобельников.
Тулаем территориаль продукт буенча алганда, Әлмәттә бу сан 10,3 процент кына. Без бу күрсәткеч буенча Бөгелмәдән дә ике тапкыр артта. Очрашуда җирле бизнесның сүлпәнлеге сәбәпләренә ачыклык кертелде.
Әлмәт эшмәкәрләргә ничек ярдәм итә ала? 22 июльдән инвестиция порталы эшли башлаячак. Анда һәр эшмәкәр районда тормышка ашырыла торган программалар, инвестиция проектлары, проблемаларны чишү юллары турында мәгълүмат ала алачак. 22 майдан кече һәм урта бизнеска кредит бирү буенча программага заявкалар кабул ителә башлый. Беренче елны процент бөтенләй алынмый. Икенче елны 6, өченчесендә 11 процент тәшкил итә. Департамент җирле генә түгел, республика һәм федераль грантлар алу өчен бушлай документлар тутыруда да ярдәм кулын сузарга әзер. Эшмәкәрләрне җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы эшен яхшырту уңаеннан булдырылган проектта да катнашырга чакырдылар.
Очрашуда тагын бер яңалык җиткерелде. Турыдан-туры элемтә булдыру максатыннан район башлыгы белән төшке аш оештыру да планлаштырылган. Айрат Хәйруллин моңа бик гаҗәпләнде, әлбәттә. Әмма әлеге акция вакытындагы чыгымнарны үзенә түләргә туры киләчәк булса да, баш тартмады, бик рәхәтләнеп ризалашты.
– Кызыклы идеяләрне мин һәрвакыт тыңларга әзер. Без ачык булырга тиешбез. Бер генә заявка да кире борылырга тиеш түгел. Ахыргы максат – ул яңа эш урыннары булдыру, –диде ул.
Сүз уңаенда, республиканың муниципаль дәрәҗәдәге аккредитацияләнгән 50 дән артык сәнәгать мәйданчыгында 5,5 мең эш урыны төзелгән.
Очрашуга Икътисад министрлыгыннан, эшмәкәрләр ассоциациясеннән һәм башка вәкилләр килгән иде. Алар дәүләт ярдәме чынбарлыкмы, IТ-карарлар ярдәмендә кече һәм урта бизнес үсеше һәм оптимальләштерү, эшне уңышлы итеп оештыру темасына әңгәмә кордылар. Эшмәкәрләр сорауларына җаваплар да алды. Мондый эш алымы һәркемгә ошады.
Ирина Апачаева