Зәйдә тугызынчыны тәмамлаучы 508 укучы татар теленнән имтихан тотты
Бүген Зәй районы мәктәпләренең тугызынчы сыйныфын тәмамлаучы 508 укучы татар теле буенча бердәм республика имтиханын тапшырды. Тестлар тапшыру шәһәрнең 4нче һәм 7нче мәктәпләрендә оештырылды. Бер физик мөмкинлеге чикләнгән бала имтиханны өйдән торып эшләде. Гомумән алганда укучылар татар телен өйрәнүгә игътибарлы булуларын дәлилләделәр, дип билгелиләр мәгариф идарәсендә.